Баланы ничек тиз йоклатырга? | 4 ысул

Баланы ничек йоклатырга? Күп кенә ата-ананың үзәгенә үткән сорау бу. Көн кичкә авышканда йокымсырап йөргән бала, йоклар вакыт җиткәч, үч иткәндәй, үзгәрә дә куя. Тегесен эшлисе, монысын карыйсы, котыра-котыра уйныйсы килә башлый аның. Ни эшләргә? Уйнарга! Дөрес бу уеннар сабыйны  тынычландыра  торган булырга тиеш!

1. “Умыр”. Бер кочак кирәкмәгән газета, кәгазь, пластмасс чиләк әзерләгез. Балага кәгазьләр белән җаны ни тели, шуны эшләргә кушыгыз. Ертамы, таптыймы, тураклыймы ул аны – исегез китмәсен! Иң мөһиме ахырдан шушы кәгазьләрдән шар ясап, чиләккә ыргытып уйнасын. Әлеге уен балалар бакчасында “шыпырт башмак” булып йөреп, өйгә кайткач, “пары”н чыгарырга яраткан сабыйларга  аеруча ярдәмгә киләчәк.

2. “Мин нәрсә күрәм?” Бу уенны яткан килеш тә уйнарга мөмкин. Бала сез уйлаган әйберне белергә тиеш. Мисал өчен сез: “Мин үз алдымда ап-ак әйбер күрәм”, – диюгә бала, “юрган, эскәтер, пәрдә”, дип саный башлый. Дөрес җавапны әйтсә, сез ул уйлаган әйберне белергә тиеш буласыз.

3. “Хәзинә сандыгы”. Бер капка теш щеткасы, төймә, ачкыч кебек төрле-төрле әйберләр тутырыгыз. Бала капка кулын тыгып үзе эләктергән әйбернең нәрсә икәнен капшап карап белергә тиеш.

4.”Кем тизрәк?” Борчак белән токмачны бер савытка салыгыз да балагыз белән узыштан икесен ике савытка аерыгыз. Кем беренче аерып бетерә – шул  җиңүче.

 

 


Фикер өстәү