Баланы түгәрәкләргә йөртү өчен айга 10 мең сум акча китә?!

Безгә булмады, балаларга булсын. Замана әти-әниләре шулай дип, балаларын күбрәк түгәрәкләргә биреп, аларны акыллырак, талантлырак итәргә тырыша. Түләүлеме, түләүсезме – күбесенең моңа исе китми. Иң мөһиме – баланың сәләте ачылсын, урамда каңгырап йөрмәсен. Белгечләр арасында, әти-әниләр үзләренең  чынга ашмаган хыялларын шулай балалары аша  тормышка ашыра, дип әйтүчеләр дә бар. Кайберләре бер дәрес өчен 1 мең сум түләргә дә риза.

Үзебез гаепле

Казанда яшәүче Чулпан Галимованың кечкенә кызына – 5 яшь. Баланың рәсем түгәрәгенә йөрисе килә икән. Бакчада андый мөмкинлек юк. Махсус студиядә исә аена 3 200 сум акча сорыйлар.

– Кая барасың, язылдык инде. Бакчага йөрткән өчен 4 мең сум  түлибез. Андагы түгәрәкләрнең бәясе – 500 сум. Бассейнга айга 3,5 мең сум кирәк. Барысын  бергә кушсаң, айга 10 мең сум акча китә дигән сүз. Ә ике-өч балаң булса, нишләргә? Гыйбрәт бит бу. Хоккей, фигуралы шуу белән бары бай балалары гына шөгыльләнәдер, күрәсең, – ди Чулпан. – Акчасы булмаса, гади кеше баласының сәләтен берничек тә үстерә алмый. Маркетологлар әти-әниләрнең теләге аркасында рәхәтләнеп акча эшли. Балалар ким-хур булмасын дип, күпме сорасалар да, бирәбез бит. Әллә шулай түгелме? Монда җәмгыять түгел, үзебез гаепле. Бу безнең – әшәкелек.

Чулпан сүзләрендә хаклык бар, әмма бүген түгәрәкләрнең барысы да акчага корылмагандыр бит? Балаларга нинди мөмкинлекләр тудырылган? Аларның файдасы бармы? Белгечләрдән шуны белештек.

Балаларның 73,8 проценты бушлай шөгыльләнә

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикада балаларның күбесе спорт, сәнгать, табигатьне өйрәнү, туризм, техник иҗат, фәнни-тикшеренүләргә бәйле түгәрәкләрне сайлый.

– Өстәмә белем бирү системасы сәләтле балаларны барлау һәм аларның талантын үстерүгә ярдәм итә. Бүген республикада 5 – 18 яшькә кадәрге балалар арасында түгәрәкләргә йөрү күрсәткече 81,9 процентны тәшкил итә. Бюджет хисабына шөгыльләнүчеләр – 73,8 процент. Түгәрәкләр иҗат йортлары, спорт, мәдәният учреждениеләре, мәктәптән тыш эшләр үзәкләрендә, мәктәп, бакчаларда да эшли, – ди министрлыкның өстәмә белем бирү бүлеге белгече Жанетта Соркина. – Техник юнәлеш популяр. Республикада үсмерләрнең 12,5 проценты  техник иҗат төре белән шөгыльләнә. Моның өчен  мәктәп, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә махсус мәйданчыклар булдырылган. Туризм, туган якны өйрәнү юнәлеше уңышлы эшли. Түгәрәкләрне сайлаганда, баланың сәламәтлеген, аерым үзенчәлекләрен, теләген истә тотарга кирәк. Ничә яшьтә түгәрәккә бару программаның катлаулыгына бәйле.

Түгәрәкләргә электрон рәвештә дә язылып була. Әйтик, edu.tatar.ru порталында андый мөмкинлек тудырылган. Моннан тыш, республикада 6 мең программа турында мәгълүматны үз эченә алган navigator.rcvrrt.ru порталы эшли. Аның аша да язылырга мөмкин.

Бушка шахмат та юк, робот техникасы да…

– Дәрвишләр бистәсендә бушлай робот техникасы, шахмат  түгәрәкләре эзләдек, әмма өстәмә белем бирү үзәкләрендә тапмадык. Хәтта акчага да юк. Шахмат укытучысы таба алмыйлар икән. Бөтен кеше дә шәһәргә йөри алмый бит. Аның өчен күпме вакыт кирәк. Ахыр чиктә өендә өйрәтә торган белгеч таптык. 12 яшьлек улыбыз роботлар җыярга, аны программалаштырырга өйрәнде. Сәгатенә 500 сум түләп, атнага ике мәртәбә йөрттек. Компьютерга багынып утырмасын дип тырышу иде бу. Хәзер әнә “айтишник” булырга хыяллана. Акча кызганыч түгел, – ди Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Нәзирә Рәхмәтуллина.

Казанның Дәрвишләр бистәсендә балалар иҗат үзәге, Туристлар станциясе, техник клуб кебек бюджет оешмалары эшли. Моннан тыш, бик күп түләүле оешмалар бар. Балалар иҗат үзәге методисты Светлана Грен әнә шулай ди.

– Бездә барлыгы 3 меңләп бала шөгыльләнә, түгәрәкләрнең барысы да бушлай. Бушка шөгыльләнү өчен сәнгать, техник, спорт, экология, керамика һәм башка юнәлешләр булдырылган. Робот техникасы бар, нишләп булмасын? Түгәрәкләрне мәктәпләр базасында оештырабыз. Әйтик, 11 нче гимназиядә робот техникасы буенча 30 бала йөри. Бездә генә 7 төркем эшли. Бары хәрби юнәлеш кенә юк. Шахмат түгәрәгенә исә белгеч таба алмыйбыз. Тапсак, анысы да булачак. 7 – 18 яшькә кадәрге укучыларны кабул итәбез. 4 – 7 яшьлек балалар түләүле түгәрәкләрдә шөгыльләнә, – ди Светлана Владимировна.

Җебеп тормасын, дидек

Замана әти-әниләре түгәрәкләрне малайныкына һәм кызныкына аермый. Футбол уйнаучы, каратэ белән шөгыльләнүче  кызлар, башмак бәйләүче, кием тегүче малайлар берәүгә дә сәер тоелмый. Казанда яшәүче Лилия Гайнуллина кызын тхэквандо түгәрәгенә яздырган.

– Без моны әтисе белән бергәләп хәл иттек. Мәктәпкә барганчы үзен якларга өйрәнсен, дидек. Холкы малайларныкы төслерәк аның, гәүдәсе дә спортчыларныкына охшаган. Төркемдә бөтен малайлар арасында безнеке – бер үзе, – ди Лилия.

Ә Газизовлар гаиләсе өчен түгәрәкләр әллә бар, әллә юк. “Үзең сәләтле булсаң гына файдасы бар дип уйлыйм. Аралашу өчен яхшы, әлбәттә. Олы кызыбыз рәсемне матур ясый, түгәрәккә йөрмичә дә, бәйгеләрдә катнашты. Паннолар ясап сата. Кече кызыбыз тенниска йөреп карады, тренер ошамый, дип ташлады. Без мәҗбүриләмәдек, – ди Әнисә ханым. – Танышым кызын нинди генә түгәрәкләргә яздырмады. Ахыр чиктә, берсе белән дә кызыксынмады. Юньләп укымый да, түгәрәккә дә йөрми. Теләк кирәк.

Түгәрәкләр күп телле булсын!

Авыл баласы күләгәдә калмый, дип кистереп әйтә Арча районының Ашытбаш мәктәбендә балаларны шахмат-шашкага өйрәтүче Сөләйман Галиуллин. Ул гына да түгел, мөгаллим өстәмә белем бирү системасын күп телле итәргә тәкъдим итә. Әйтик, шахмат-шашкага инглиз, немец, француз телләрендә өйрәтсеннәр. Бу аларга чит илләрдә узган ярышларда катнашу өчен кирәк, ди. Билгеле булганча, Ашытбаш мәктәбе республика күләмендә ярышлар уздыра. Монда барысы да шашка уйный, дүрт укучының берсе шахмат белән шөгыльләнә.

  • Шахмат-шашка түгәрәкләрен атнага 4 сәгать оештырабыз. Физкультура укытучысы Наил Сабирҗанов белән бергә үткәрәбез. Түгәрәккә 21 бала йөри. Барысы да бушка. Теләге булган һәр кешене шахматка өйрәтеп була. Шахмат ул – тормышның тактадагы чагылышы. Әлеге спорт төре фикерләү дәрәҗәсен арттыра, тәртипкә өйрәтә, – ди Арча районындагы шахмат һәм шашка буенча федерация вәкиле, тренер Сөләйман Галиуллин. – Яңа Кенәр иҗат йорты белән берлектә республика турнирлары уздырабыз. Халыкара чемпион Алексей Шибаевка каршы укытучылар, укучылар уйнадык. Турнирга башкаладагы Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбе чемпионнары да килә, ләкин алар һәрвакыт ота алмый.

 

Белгеч сүзе

Оганна Акопян, мәктәп психологы:

  • Мәктәптә түгәрәкләр популярлыгын югалтмый. Анда бигрәк тә сайлап алу мөмкинлеге зур. Замана әти-әниләре барлык түгәрәкләргә йөртергә тырыша. Еш кына бер укучы әллә ничәсендә шөгыльләнә. Бу зыян да китерергә мөмкин. Бигрәк тә әти-әни мәҗбүр итсә. Мәсәлән, әти-әни үзе ниндидер сәбәпләр аркасында музыкага йөри алмаган, шулай итеп, ул хыялын баласыннан үтәтә. Бу дөрес түгел. Түгәрәккә яздыртканчы, башта теләген сорагыз. Югыйсә ул бары әти-әнисе кушканга гына йөриячәк һәм тора-бара аннан бөтенләй баш тартачак. Кайберләре башлый да ташлый, кабат башкасына языла. Монда бернинди начарлык та юк. Бала үзен төрле өлкәләрдә сынап карасын. Шулай итеп, ул теләгәнен табачак. Түгәрәкләрнең укуга комачауламавы мөһим.

 

Фикер

Тимур Сөләйманов, Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары:

– Түгәрәкләрнең ничек оештырылуы мөһим. Әйбәтме, түгелме – бер сүз белән генә әйтеп булмый. Һәрберсен аерым карарга кирәк. Башта ризыкны кабып карыйсың, тиз генә аңлап бетереп булмый. Түгәрәк белән дә шулай, аңлау өчен вакыт кирәк. Түгәрәкләр балаларның сәләтен ачарга булыша. Анда укытучы да башка төрле: дус, ярдәмче. Түгәрәкләр үзгәреп торырга тиеш, чөнки яшьләр төрле. Безнең балалар мәктәпкә йөрми әле. Рәсем, әвәләү, дзюдога язылдык. Йөзүгә барырга планлаштырабыз. Өйдә синтезатор бар. Теләкләренә каршы килмибез.

Зәмирә Рәҗәпова, алып баручы:

  • Әлбәттә, файдасы бар. Бала көндәшлеккә сәләтле булсын өчен түгәрәкләргә йөртү кирәк. Совет заманында яшәү башка төрле иде. Мәктәп, институт, эш, пенсия. Хәзер бу идеология белән уңышка ирешеп булмый дип саныйм. Улыбыз Аяз үз юлын үзе сайлады. 2 яшьтә үк, хоккей, диде, тагын ике елдан түгәрәккә бирдек. Унынчы ел әлеге спорт төре белән шөгыльләнә. Узган ел Питрәч районына йөртә башладык, чөнки андагы команда көчле. Көн саен бара, кичке сәгать 8дә генә кайта. Аның башка кирәкмәгән шөгыльләргә вакыты калмый. Телефонда утырырга атнага 1 сәгать кенә рөхсәт итәбез. Кече улыбыз Данилга – 3 яшь. Без аңа инглиз теле, рәсем, вокал түгәрәкләрен сайладык.

 Сәрия Мифтахова 

Бәяләр

Боулинг – 250 сум (сәгате).

Картинг – 300 сум.

Баян – 350 – 500 сум.

Рәсем – 400 сум.

Йөзү – 400 – 450 сум.

Робот техникасы – 500 – 600 сум.

Инглиз теле  дәресе – 700 сум.

Хоккей – 1 мең сум.

 

 

 

 


Фикер өстәү