Банк комиссиясен коммуналь түләүләр хисабына кертү тыелды

Банкларга түләнә торган комиссияне торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары хисабына кертү тыелды. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәтнең шул хактагы карарын имзалады. «Российская газета» шул турыда хәбәр итте.

Яңа карар буенча, ресурслар белән тәэмин итә торган оешма банкка түли торган комиссияне түләүгә чыгымнарын коммуналь түләүләр хисабына кертергә тиеш түгел.

Гадәттә, ресурслар белән тәэмин итә торган оешмалар банклар белән килешү төзи. Алар банкларга комиссия түли. Моңа кадәр закон аларга бу чыгымнарны тарифларны хисаплаганда өстәргә рөхсәт итә иде. Шулай итеп, фактта бу чыгымнар гражданнар хисабына булды.

Әгәр ресурслар белән тәэмин итә торган оешма банк белән килешү төземәгән булса, кешеләр түләүне күчергән өчен комиссияне үзләре түләргә мәҗбүр була.

«Российская газета» аңлатканча, хәзер ситуация үзгәрергә тиеш. Хөкүмәт бу карары белән кешеләргә финанс йөкләмәсен киметергә тырыша, диелә бу хәбәрдә.

 


Фикер өстәү