Башта – асфальт, аннан – балалар мәйданчыгы

Мондый үзгәрешләр гел булып тормый. Хөкүмәт йортында узган брифингта күп кенә район башлыкларының элеккеге урыннарыннан башка җирлекләргә күчерелүенә шундый бәя бирделәр. Бу эшнең нинди максаттан башкарылуын да аңлаттылар.

Билгеле булганча, республиканың берничә районында башлыклар алмашынды, министрлар үз вазифаларыннан азат ителде, Дәүләт Советының яңа чакырылышына депутатлар багышлау үтте (бу хакта 4-5 нче битләрдән укыгыз — «ВТ»). Брифингның да бу хакта сөйләшүдән башлануы гаҗәп хәл түгел. Лилия Галимова иске-яңа хакимият вәкилләренә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның зур өметләр баглавын әйтте.

– Дәүләт Советы депутатлары халык мәнфәгатьләренә һәм заман таләпләренә җавап бирерлек кануннар кабул итсен өчен үз юнәлешләре буенча бик зур тәҗрибәгә ия булырга тиеш. Мондый таләпне Рөстәм Миңнеханов та куя, – диде ул.

Башта – асфальт, аннан – балалар мәйданчыгы. Брифингта “Безнең ишегалды” республика проекты кысасында үткәрелгән анкеталаштыруның беренчел нәтиҗәләре билгеле булды.

– Татарстан буенча тулаем алганда халык юлларга һәм тротуарларга асфальт салдыруны өстен күрә. Анкетада катнашучылар фикеренчә, мөһимлеге буенча икенче урынны ишегалларында балалар өчен уен мәйданчыкларын урнаштыру, өченче урында йорт яны территориясен яктырту тора, – дип хәбәр итте Лилия Галимова. Анкеталарны эшкәртү әле дә дәвам итә. – Шунысын да әйтергә кирәк: бу – Татарстан буенча уртача күрсәткеч. Халыкның нинди төзекләндерү эшенә өстенлек бирүләре районнар буенча аерыла.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Хезмәт министрлыгына 30 сентябрьгә кадәр дүрт көнлек эш атнасына күчү буенча нинди дә булса карарга килергә кушкан иде. Мондый эш атнасын гамәлгә кертү өчен, аны тәҗрибә рәвешендә сынап карарга да җыенмакчылар. Татарстанны тәҗрибә урыны буларак еш сайлап алалар анысы, шулай булгач, дүрт көнлек эш атнасына беренчеләрдән булып без күчмәбезме? Казан Кремле, моның турында хыялланырга иртәрәк, Татарстан моңа әзер түгел, ди. Лилия Галимова сүзләренчә, бу сорау төптән анализ һәм фикер алышуны таләп итә. Барысын да җентекләп өйрәнгәч кенә, Татарстан мондый инициативаны үзендә сынап карау турында уйлана башларга мөмкин.

– Белүебезчә, федераль министрлык әле бу сорау буенча төпле карарга килмәде, моның ничек буласын күзалламый. Идея бар, әмма аны гамәли һәм икътисади яктан анализларга кирәк, – диде Галимова.

Татарстанга М7 трассасы да кирәк, яңасы – түләүлесе дә комачауламый. Казан Кремле бу хакта Россия икътисади үсеш министры Максим Орешкинның автосәфәреннән соң да әйткән иде. Татарстан хөкүмәтенең икътисад министры Антон Силуановка да җавабы шул. Күптән түгел ул Мәскәү–Казан трассасындагы ике өлешне төзекләндерүне хуплавын  белдергән иде. “Бу өлкәдә ниндидер карарлар кабул итә башлаганнар икән, без моңа шат. М7 киңәйтүне исәпкә алып карар кабул ителер дип ышанабыз”, – диде Лилия Галимова.

Түбән Кама халкы калада начар ис таралудан зарлана. Лилия Галимова сүзләренчә, Президент Түбән Камадагы хәлләрдән хәбәрдар һәм һәрдаим яңа мәгълүмат белән танышып тора.

– Без Түбән Кама халкының борчылуын аңлыйбыз. Белүебезчә, андагы җитәкчеләр предприятие башлыклары, Роспотребнадзор, Ростехнадзор вәкилләре белән эш алып бара. Прокуратура да хәбәрдар. Экспертиза өчен Россиянең башка төбәкләреннән дә белгечләр чакырылган, – диде ул.

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү