БДИдан 399 балл җыйган Рамил Баһавиев кайда, нәрсә «җимереп» йөри?

БДИдан 399 балл җыйган Казанның 2 нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев Казан федераль университетына укырга керде. Ул математика һәм механика институтында белем алачак. Дөрес,  әле укулар 16 сентябрьдә генә башланачак. Тик Рамил каникулда да тик тормый. Математикадан БДИга  өйрәтү буенча  интернетта яңа проект уйлап тапкан.

Татар мәктәбендә укып, имтиханда югары күрсәткечләргә ирешкән Рамилне быел кайларга гына йөртмәделәр. Алабугада узган мәктәп укытучылары фестивалендә дә, 100 балл туплаучылар белән узган очрашуларда да ул сәхнәнең түрендә булды. Һәркайда,  горурланып: “Мин унбер ел буе татар мәктәбендә укыдым”, – дигән сүзләрне әйтте.

Уку елы башлангач, Рамилнең тагын бер кат хәлләрен белештек. Ул беркайчан да нәтиҗәләре белән масаймый, “йолдыз чире” дә йокмаган. Үзе әйтмешли, гади һәм шаян татар егете. Бу юлы да үз мәктәбен, укытучыларын хөрмәт белән искә алды.

– Татар мәктәбендә уку тормышта үз урынымны билгеләргә, киләчәккә планнар корырга ярдәм итте. Татарча укып, имтиханнарга рус телендә әзерләнү, киресенчә, дөньяга карашымны киңәйтте, белем дә төплерәк булды, – ди Рамил. – Милләтне саклауны үзебездән башларга кирәк. Туган телдә аралашуга берәү дә комачауламый. Дуслар арасында, гаиләдә дә күбрәк сөйләшик! Яшьләргә күп нәрсә бәйле, без гореф-гадәтләрне буыннан буынга күчерәбез.

Үзе белгәнне башкаларга өйрәтү кыен түгел аңа. Белгәннәре мисал чишәргә генә түгел, белемне системага салырга булышырга ярдәм итәчәген аңлап, Рамил үзен мөгаллим буларак сынап карарга булган.

“Инстаграм” челтәрендә укучыларны имтиханга әзерли башлаган. Өйрәтеп кенә калмыйча, 2020 елда мәктәпне тәмамлаучыларны 100 баллга әзерләү бурычын да куя. Бүген  барлыгы 500ләп кеше теләк белдергән дә инде.

– Бер  тема эчендә мин моңа кадәр аңламаган нәрсәләргә төшендем. Бер репетитор белән дә болай үземне бер дулкында хис иткәнем юк иде, – дип язган  укучысы Гүзәл.

Рамил әйтүенчә, математиканы белгәннәр башка фәннәрне дә җиңел үзләштерә. Фәннәр патшасын укырга кирәк, ул акылны тәртипкә китерә, тәнкыйди фикерләргә өйрәтә. Әңгәмәдәшем башкаларга “Человек, который познал бесконечность” дигән фильм карарга киңәш итә.  Нәкъ менә әлеге фильм анда математикага карата кызыксыну уяткан икән. Рамил  – 2018 елда рус теленнән халыкара олимпиада җиңүчесе, рус теле һәм  математикадан  республика олимпиадаларында күп тапкырлар призер.

2017 елда  “Татар егете” шәһәр бәйгесенең җиңүчесе дә әле ул! Татар җанлы егетнең телгә, халкына карата ихтирамы зур. Рамилдә киләчәктә язмышын татар мәктәбе белән бәйләү теләге дә бар. Нәрсәгә ул татар теле, аның белән БДИ тапшырып буламыни, диючеләр тагын бер кат Рамилне искә төшерергә кирәк. Шуннан барысы да аңлашылыр.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү