Казанда бер мең евро өчен туп тибәчәкләр

Урам футболы буенча бөтен дөньядан җыелган иң оста командалар, балалар өчен уеннар, ике музыкаль сәхнә, Мәскәү йолдызлары. Боларның барысын да 21 сентябрь көнне SKAZ.KA (Казан турында әкият) фестивалендә күреп булачак. Иң кызыгы шул: чарага керү өчен акча түләргә кирәкми. Фестиваль беренче тапкыр “ТатнефтьАрена”да узачак.

Кыскача гына әйткәндә, фестивальне оештыручылар халыкка 8 сәгатьлек музыкаль тамаша тәкъдим итәчәк.

Музыкаль сәхнә ике җирдә – урамда һәм боз сарае эчендә урнашачак. Татарстан халкына яхшы таныш булган “Yummy music” лейблы артистлары татарча музыка өчен җаваплы. “Татнефть-Арена” эчендәге төп сәхнәдә исә Пелагея, “Моральный кодекс”, Иван Дорн, “Чайф” кебек популяр җырчыларның чыгышларын карап булачак.

Фестивальнең Skaz.Ka Sport зонасында исә урам футболы буенча дөнья чемпионаты узачак. Иң көчле команда исеме һәм бер меңнән артык евро өчен 10 илдән 10 команда ярышачак. Ачылыш матчында Россия һәм Бельгия командалары уйнаячак. Россия җыелмасын Иван Сапрыкин җитәкли. Ул Россиядәге урам футболы юнәлешенә нигез салучы булып тора. Спорт чарасын күзәтергә 11 мең кеше килер дип өметләнәләр. Шушы ук зонада бию буенча ярышлар да узачак.

Балалар өчен төрле квест-уеннар каралган. Алар төрле милләт әкиятләренә нигезләнгән. Мәсәлән, “Славян әкияте” станциясендә балалар Василиса Премудрая  әкиятенә нигезләнеп төрле биремнәр үтәячәк.

Фестивальнең мәдәни әһәмияте турында Татарстан мәдәният министрының урынбасары Юлия Әдһәмова болай диде:

– Соңгы арада мәдәни-масса чаралары популярлаша башлады. Бу – шәп! Кешеләр сәүдә үзәкләре белән генә чикләнми дигән сүз. Мондый чаралар аралашу, камилләшү, уңай тәэсирләр алу өчен мөмкинлек булып тора.

Чарага керү ирекле. Фестивальгә эләгү өчен боз сараена керү ишеге янында билетлар таратачаклар. Бер кеше кулына бер билет кына каралган. Фестивальгә 50 меңнән артык кеше җыярга ниятлиләр. Оештыручылар уңайлы киемнән килергә һәм авыр әйберләр, ризыклар алмаска киңәш итә.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү