Бер яшь кенә димәгез | Бер яшьлек сабыйга купшы туган көн кирәкме?

Әни булганчы, сабыемның бер яшьлек туган көнен бик зурлап, купшы итеп уздырырбыз, дип хыяллана идем. Шарлар белән бәйрәмчә итеп бизәлгән, анда-санда йөгереп йөргән бала-чага тавышыннан гөрләп торган иркен зал, төрле мультфильм геройлары булып киенгән аниматорлар, зур бәйрәм торты… Кыскасы, замана ата-аналары “җенләнгән” заманча туган көн уздыру иде хыялымда…

Улыбызга бер яшь тулырга санаулы көннәр калганда исә бу фикерем кисәк кенә үзгәрде дә куйды. Яңа гына тәүге адымнарын атлаучы сабыйга мондый купшы туган көн кирәкме? Залның ни өчен шулай бәйрәмчә итеп бизәлгәнен дә, янында гөж килеп йөргән бер төркем халыкның нәкъ менә аны туган көне белән котларга килүен дә аңламый бит әле ул. Кунакларның күңелен күрергә дип чакыртылган аниматорның да нинди мультфильм герое булып киенүен аңышмый. Синең никадәр тырышып сайлаган тортыңа да исе китми аның. Шулай булгач, мондый туган көннең ни кызыгы бар?! Әтисе белән әнә шулай дип уйлаштык та, андый кәттә туган көнне бала үзе аңлый башлагач уздырырбыз, дигән нәтиҗәгә килдек. Шул рәвешле, улыбызның бер яшьлек туган көнен үзебезчә, якыннарыбыз белән генә үткәрдек.

Әйткәнемчә, бүген күп кенә ата-ана балаларның туган көнен, хәтта аның бер яшьлеген дә купшы итеп уздыру яклы. Араларында аны туйга әзерләнгән кебек зурдан кубып оештыручылар да юк түгел. Кесә генә чыдасын! Казандагы дистәләгән бәйрәм агентлыклары тәкъдим иткән шартларны өйрәнеп чыкканнан соң шундый нәтиҗәгә килдем: бүген башкалада баланың туган көнен өйдә уздырырга теләмәүчеләргә, ким дигәндә, 10–12 мең сум акчасын әзерләп куярга кирәк. Казандагы күп кенә кафе, балалар үзәкләрендә туган көн уздыру хакы әнә шул тирәдә “тирбәлә”.

Әлеге бәягә кафе арендалау, аниматор хезмәте, бәйрәм торты, күңел ачу чаралары оештыру өчен киткән чыгымнар кергән. Бәйрәм өстәле дә әзерләнгән булсын дисәң, һәр балага 500 сум исәбеннән тагын акча түләргә кирәк булачак. Кайбер җирдә үзең белән тәм-том алып килү дә рөхсәт ителә. Аниматор хезмәтенә генә риза булмыйча балалар өчен өстәмә күңел ачу чаралары оештырырга теләүчеләргә дә тагын шул чама акчасын чыгарып саласы булачак. Мисал өчен, зуррак баланың туган көнендә пейнтбол уйнатуларын теләсәгез, һәр балага 500 сум исәбеннән өстәмә акча түләргә туры киләчәк. Бәйрәмгә фотограф чакыру исә сәгатенә якынча 1,5 мең сум исәбеннән йөри. Шуңа өстәп әле баласын туган көнгә алып килгән ата-ананы да сыйлыйм дисәң… Кыскасы, кесәңдә 20–25 мең сумнан да ким акча булмавы хәерле. Өч сәгатьлек туган көннең хакы уртача әнә шуннан гыйбарәт.

Бер карасаң баласының туган көнен өйдә уздыручыларның да чыгымнары аз булмый. Шарын да, тортын да аласың, мул итеп өстәлен дә әзерлисең. Балаларга күңелле булсын дип аниматорын да чакырасың. Соңгылары сәгатенә уртача 1800 сум ала. Бүген бу иң керемле эшләрнең берсе дисәң дә була. Казанда яшәүче Алисә Хөсәенованың да төп шөгыленә әверелгән ул.

– Педагогия көллиятен тәмамлагач, ике ел тәрбияче булып эшләдем. Ул чакта ук буш вакытымда аниматор булып эшләп кайта идем. Балаларны бик яратам, алар белән уртак телне тиз табам. Берзаман заказлар күбәйде. Ике эшне бергә алып баруы читен була башлады. Ахыр чиктә, балалар бакчасыннан киттем. Аниматор булып эшли башладым. Баштарак костюмнарны сатып алсам, соңгы арада үзем тегә башладым. Фиксиләр, Лол курчагы, “Өч мәче” мультфильмы… Бүген балалар яратып карый торган иң популяр мультфильм геройларының барысы булып диярлек киенәм, – ди Алисә.

Тәҗрибәле аниматор бәйрәмгә мультфильм герое чакырыр алдыннан иң элек теге яки бу оешма, йә булмаса аниматор турында тулы мәгълүмат тупларга киңәш итә. Ник чакырганыңа үкенерлек булмасын!

– Таныш-белешләрем арасында, арзан бәягә кызыгып, тәҗрибәсез аниматорга тап булучылар да бар. Алар, гадәттә, программаны баланың яшь үзенчәлекләренә туры китереп төземи, уеннары да, костюмнары да “аһ” итәрлек булмый. Балаларның күңелен күрәчәк аниматордан йогышлы авырулары, хроник чирләре булмау турында медицина белешмәсе сорасагыз да күңелегез тыныч булыр, – ди сабый күңелен күрүне һөнәре иткән Алисә.

Балагызның туган көнен ничек үткәрәсез?

Айсылу Лерон, “Татар радиосы” диджее, шәхси бәйрәм агентлыгы җитәкчесе:

– Без кечкенә чакта туган көн үткәрү дигән күренеш бик киң таралмаган иде. Унынчы сыйныфта беренче тапкыр дусларымны чакырып туган көн уздырганым истә. Хәзер балаларның туган көннәрен бер яшьтән үк билгеләп үтә башлыйлар. Бер-ике яшьлек сабыйлар, әлбәттә, бәйрәмне истә калдырмый. Шуңа яшь әниләргә артык мәшәкатьләнмәскә киңәш итәр идем. Бу очракта якыннар белән бергә җыелышып алу да җитә торгандыр. Дүрт-биш яшьтә балалар барысын да аңлый башлый. Аның инде аралашу даирәсе дә барлыкка килә.  Баштарак без дә балаларның туган көннәрен өйдә үткәрә идек. Хәзер инде аларны махсуслашкан урыннарда уздырабыз. Аквапаркта, Казанның берничә балалар үзәгендә, кафеларда булырга өлгердек. Өйдә үткәрү белән чагыштырганда монда мөмкинлекләр дә күбрәк, бәйрәм рухы да бар. Безнең бәйрәм агентлыгы да балаларның туган көннәрен уздыра. Төгәл бәясен әйтүе кыен. Ул бик кыйммәт тә, бик арзан да булырга мөмкин. Барысы да кешенең матди мөмкинлекләреннән чыгып оештырыла.

Альберт Сабиров, урманчы:

– Шәхсән мин баланың туган көненнән тамаша ясауга каршы. Бүген ул күбрәк ата-аналар арасында мактанышу, кем кәттәрәк уздыра ала кебегрәк ярышка әйләнеп калды. Тик баланың иптәшләре туган көнен шулай уздыргач, үзеңнекен генә кыен хәлдә калдырасы килми. Шуңа күрә биш яшьтән башлап кызыбызның туган көннәрен дә төрле урыннарда үткәрә башладык. Безнең бәйрәм программасы аниматор, торт һәм бүләкләрдән дә ары узмый.


Фикер өстәү