Беренче кар яуган

Норильскида беренче кар яуган. Шәһәр халкы социаль челтәрләрдә карлы урамнарның фотосурәтләре белән уртаклаша.

Синоптиклар әйтүенчә, әлеге галәмәткә салкын фронт гаепле. Көндез һава температурасы +2 градуска җитә, ә киләсе төндә исә, -7 градуска кадәр суык булыр дип фаразлана. Норильскида мондый һава торышы җомгага кадәр дәвам итәчәк.

Метеорологлар мондый катаклизмнар шәһәр өчен нормаль күренеш, ди. Мәсәлән, быел анда кар июнь аенда гына эреп беткән.


Фикер өстәү