Беркайчан да соң түгел! | Танылган полиглот татар телен телевизиор аша өйрәтә

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин тәкъдиме белән, шушы көннәрдә “Татарстан 24” каналында татар телен өйрәнү буенча дәресләр башланып китте. Укытучы – дөньякүләм билгеле полиглот, 50 тел белгән Дмитрий Петров.

Тел башы бит… Стэнфордта!

24 дәрес эчендә татарчага өйрәнү – мөмкин хәл. Төрле милләт һәм һөнәр ияләре – барысы 8 укучы – шуны исбатлады. Тел өйрәнүчеләр рәтендә Татарстан Президентның матбугат үзәге җитәкчесе Эдуард Хәйруллин да бар. Проектның авторы да, продюсеры да ул. Моңа алынырга аны нәрсә этәргән соң?

– Мин үзем, шәһәр малае булгангамы, укытучылар белән дә татар теленең асылын әлегәчә татырга мөмкинлек булмады. Шуңа да, бу системадан, кысалардан чыгарга, проблемага читтән караш кирәк дигән фикер туды. 2018 елда бөтен Татарстаннан 20дән артык дәүләт эшлеклесен квалификация күтәрү өчен Стэнфорд исемендәге университетның Югары бизнес мәктәбенә укырга җибәрделәр. Президент Рөстәм Миңнеханов һәрберебезгә бурыч куйды: укып кайткач, республикага файда китерерлек һәм Татарстан өчен актуаль булган проект тәкъдим итәргә, – дип сөйләде ул.

Белем арттырып кайткач, Президент “өй эшен” тикшерә башлый. Эдуард Хәйруллин татар телен өйрәнү буенча проектын тәкъдим итә. “Татарлар һәм татар теле турында бөтен Россиягә сөйләүнең иң яхшы ысылу – телевизион тапшыру төшерү дип таптым. Телләр өйрәнү буенча Дмитрий Петров кебек кешедән дә яхшы белгеч булмастыр дигән фикергә килдем. Бу идея Рөстәм Миңнехановка да ошады, аны гамәлгә ашырдык”, – ди проект авторы.

Тәкъдимгә полиглот та уңай караган. 50 тел белгән Дмитрий Петров хәзер татарча да сөйләшә белә. Ул ана телебезнең нигезләрен ике айда өйрәнгән. Иң элек Петров татар теленең фигыльләр системасын барлаган, сүзлек запасын баеткан, татарча җырлар, шигырьләр һәм кечкенә хикәяләр тыңлаган. Көн саен татар телле матбугат чаралары һәм социаль челтәрләр белән танышып бару да телне үзләштерүдә ярдәм иткән. Шул рәвешле, полгиглот татар теленең бөтен нечкәлекләрен аңлап алган кебек инде: “а” хәрефенең татарларга гына хас әйтелешен, урыс акцентыннан котылу ысуллары Петров методикасы буенча һәркемгә җиңел биреләчәк. Һәрхәлдә, проект оештыручылары шундый фикердә.

Тапшыруны “Татарстан 24” каналы студиясендә, июль аенда төшерә башлыйлар. Проект авторы сигез укучыны үзе сайлап алган. Дмитрий Петров шәкертләре арасында Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов, эшмәкәр Кирилл Кузнецов, татарча сөйләшә торган курчаклар ясаучы Эльза Хөснетдинова, Нигериядән килгән рэп башкаручы Дэвид Олисе, тележурналист Динара Вургафт, студент Әлфинур Сәфәрова, Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкиле Арина Судакова бар. Дәресләргә җитди караганнар: алты көн дәвамында көненә дүртәр тапшыру яздырганнар.

Телне ипи-тозлык булса да өйрәнгәннән соң татар даирәсендә үзеңне тоту да җиңеләя төшкән. Эдуард Хәйруллин күптән түгел “Сөембикә” операсын каравы һәм андагы татарча өлешне кызыксынып, ә иң мөһиме – мәгънәсенә төшенеп каравын әйтте.

– Моңа кадәр син аңламаган һәм булдыра алмаган нәрсәләрнең җиңел бирелүен тойгач, бу шөгыльнең мавыктыргыч булуын аңлыйсың. Билгеле, без тел белгече булмадык, әмма моңа бер адым ясадык, телне аңладык һәм яраттык, − ди ул. Татар теленә, өйрәнү кыенлыгы буенча бәяләсәң, “өчле” куярга була. Ә менә кытай телен – иң авыр телләрнең берсе дип саный Эдуард Хәйруллин.

Дәрес узды, белем калдымы?

Эшмәкәр Кирилл Кузнецов моңа кадәр үзе дә татарча бары тик мәзәкләр, кайбер сүзләр һәм мәкальләр генә белгән икән.

– Хәзер минем кулымда татар теленең кагыйдәләрен, нигезен аңлаткан җиңел схемалар белән дәфтәр бар. Аны мин теләсә кайчан куллана алачакмын.

Татарча нинди дә булса җөмлә күрсәм, аның төзелешен, нинди өлешләрдән торуын азмы-күпме аңлыйм. Дмитрий Петров һәр телгә үзенчәлекле килә. Мәктәпләрдә без телне аңламыйча, кирәкми бу безгә дигән фикер белән өйрәнгән. Петров һәркемгә ачык һәм аңлаешлы курс эшләде. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен моннан да җайлырак ысул күрмим, – диде ул.

Кирилл Кузнецов сүзләренчә, проекның төп максаты 8 укучының татарча сөйләшергә өйрәнүе түгел, ә теләге булган һәркемнең бу методика буенча татар телен үзләштерә алуын күрсәтү.

Курчаклары “Мин туган телемне бик яратам” дип татарча сөйләшсә дә, үзе әле моның белән мактана алмый. “Татар телле курчаклар” проекты авторы Эльза Хөснетдинова да курсларга туган телен искә төшерер өчен килгән.

– Коры сүзләр ятламадык, телнең төзелеше, системасына төшендерделәр. Полиглот буларак Дмитрий Петров шуны эшләде. Кайсы җирдә фигыль, кайда нинди кушымча ялгануын белгәч, үзеңне иркенрәк тоясың, − диде Эльза. Татар гаиләсендә үссә дә, телне үзләштерә алмаган ул. Сәбәбен психологик киртә булуы белән аңлата. Янәсе, тирә-юньдә татарча камил сөйләшкән кешеләр янында теге яки бу сүзне дөрес әйтмәү, басымны дөрес куймау кебек хаталар куркыткан аны. Хәер, Дмитрий Петров методикасы буенча алган белемнәре белән дә мактана алмады шул әле Эльза. Татар кызына татарчаны үзләштерер өчен сигез дәрес азрак булса кирәк.

Студент Әлфинур Сәфәрова татар телен мәктәптә укыса да, 11 ел буена әллә ни алга китеш сизелмәгән. Ә телне белү кирәк: ул журналист һөнәрен үзләштерә, шуңа да еш кына татарлар белән аралашырга туры килә.

– Билгеле, этник яктан татар була торып та, телне юньләп белмәүне кабул итү уңайсыз иде. Шушы курслар ярдәмендә мин татарчамны яхшырттым, − дип уртаклашты ул.

Уфтанма!

Курсларны укучылар шушы җырны җырлап төгәлләгән. Уфтанма, син дә татарчага өйрәнә аласың, теләгең һәм 20 минут вакытың булсын, диюләредер. Күңелне тырнап торган берничә нәрсә бар-барын. Мәсәлән, ни өчен бу проект хәзер генә барлыкка килде соң? Югыйсә, Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Культура” каналына татар телен өйрәтә торган программалар әзерләргә ярдәм итү теләге белән 2014 елда ук чыккан иде. Сүз уңаеннан, Дмитрий Петров өчен дә бу дәресләр үзенчәлекле, хәтта сәеррәк тә булгандыр. Ник дигәндә, моңа кадәр ул Россия өчен чит саналган телләрне өйрәтү буенча курслар яздыра иде. Ә бу юлы полиглотка дәүләт теле саналган татарчаны Татарстанның үзендә өйрәтергә туры килде.

Дәресләрне “Ютуб” каналыннан карап булачак. “Татарстан 24” каналында тапшыру һәр эш көнендә иртәнге 9:30да һәм 14:30да күрсәтеләчәк. Шимбә көнне атна буена барган дәресләр кабатлана. Шулай ук тапшыруны “Яңа Гасыр” каналында да карарга мөмкин.

P.S. Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов шәкерт Хәйруллинны кабат сынап карамакчы: ел азагына ул аңа татарча доклад әзерләргә кушкан.

ФИКЕР

Сөмбел Гаффарова, драматург, журналист:

– Тапшыруның анонсын күрү белән, бик сөендем. Беренчедән, мин Дмитрий Петровны бик хөрмәт итәм, аның дәресләре ошый, моңа кадәр итальян, испан, инглиз телләренә багышланган тапшыруларын карагыным да булды. Шундый популяр галим татар теленә алынган икән, бу безнең телне нык популярлаштырачак. Без – татарлар – моны рекламаларга тиеш. Әлеге проект белән соңга калмадык әле без. Татар теленең абруе үсәр дип уйлыйм. Туган телләрен белмәгән ватандашларыбыз да бик теләп телне өйрәнер дигән өметем бар. Шәхсән мин татар теленә багышланган дәресне бик горурланып карап чыктым. Беренче тапшыруны ирем Дима да башыннан азагына кадәр карады, алга таба да карар дип уйлыйм. Кичә менә фигыльләрне төрләндереп, уен-көлке аша, аның мәктәп елларыннан калган татарчасын искә төшердек.


Фикер өстәү