«Без аның нинди куркыныч авыру икәнен аңлап бетермибез…»

Россиядә ел саен  450 мең кеше инсульт кичерә. Казанда исә бу сан бер елга 17  меңгә җитә. Саннар сискәндерерлек.  “Зәңгәр тасма” хәйрия фонды кешеләргә бу хакта сөйләүне кирәк дип саный. Аларны табиблар да хуплый. Әнә шуңа да алар бергәләп хәйрия чаралары уздыралар. Моңа кадәр инсульт авыруы турында  халыкны кисәтеп торсалар, бу шимбә көнне сөйләп кенә калмыйлар, чарага килүчеләр хәйрия концерты да карап китә алачак.

– Без инсультның нинди куркыныч авыру икәнен аңлап бетермибез. Инсульт кичергән кешеләрнең  25–30 проценты гына элеккеге тормышына әйләнеп кайта. Калганнарының яртысы якты дөнья белән саубуллаша, яртысы инвалидлык ала, – ди Республика төбәкара диагностика үзәгенең табиб реабилитологы, “Зәңгәр тасма” хәйрия фонды башкарма җитәкчесе Гүзәл Старостина. – Бу авыруны кичерүчеләр арасында яшьләрнең дә булуы уйга калдыра.  Без инсультның беренче билгеләрен белергә тиеш. Кешенең  сөйләшүе үзгәрсә, әйткән сүзе аңлашылмый башласа, кинәттән аяк-кулы йөрүдән туктаса, димәк, бу –  инсульт билгеләре. Бер минутка да сузмыйча, табиб чакыртырга кирәк.

Концертка килгән кешеләр башта –  табибларны, соңыннан татар эстрадасы җырчыларын тыңлый алачак. Тамашачылар өчен Алинә Шәрибҗанова,  Альберт Әсәдуллин, Фәридә–Алсу дуэты җырлаячак.  Чарадан җыелган акча  инсульт авыруын кисәтүгә багышланган мәгълүмати ярдәм өчен тотылачак.   Билет бәяләре дә 100–200 сум. Хәйрия чарасы “Әкият”  курчак театрында 14 сентябрьдә 18.00  сәгатьтә булачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү