Без – “бәйдә”, Кытай – “ычкынган” | Фикер

Тотрыклылык үсештән яхшымы? Яхшы дими хәл юк. Чөнки Россия мантыйгы – моннан ике дистә ел элек алынып, бүген дә сакланган курс, икътисади сәясәткә карасак, шулай килеп чыга. 90 нчы елларда теңкәгә тигән шаулы реформалар, үзгәртеп корулар булмау, елларның, игезәк балалардай, бер-беренә охшашлыгы әйбәттер дә бәлки. Әмма…

Иртәгесе көн ни китерер дип кайгырасы булмау да яхшы кебек – ул бүгенге төсле үк булачак. Тик кечкенә генә кимчелек бар икән шул әле. Үсеш юк. Дөрес, Икътисади үсеш министрлыгына буйсынган статистика, бер процент алгарыш бар, ди. Тик гади халык әллә бар, әллә юк ул үсешкә артык игътибар итми. Ул бер нәрсәне яхшы белә: бәяләр акрын гына өскә үрмәли, хезмәт хакы аны капларлык дәрәҗәдә артмый. Инде алтынчы ел шулай.

Бу – һич тә тотрыклылык түгел, торгынлык, диючеләр дә табылыр. Тик алай да дөрес була алмый. Чөнки торгынлыкта да тормыш дәрәҗәсе үсмәсә дә кимеми, элекке хәлендә кала. Ә без ипләп кенә артка чүгәбез. Менә шул күңелсезлек күзәтелмәсә, без тотрыклылык дип атаган ул купшы сыйфат бәлки, чыннан да, үсештән яхшырак була алыр иде. Әмма бүгенге тиз үзгәрүчән дөньяда түгел. Европа илләре, АКШ, эчке тулай продукт (ВВП) буенча санаганда, елына 2,5-3 проценттан да кимгә “баемый”. Кытай исә соңгы дистә ярым елда бөтенләй “ычкынды” – аларда үсеш 7 процентка җитә.

Тотрыклылык ул – тотрыклы үсеш, урында таптанмау, башкалардан артта калмау. Бу – аксиома. Андый үсеш кая киткән соң? Бездә, капитализмга керү белән, икътисадның реаль секторы дигән әйбергә, ягъни җитештерүгә кул селтәнде. Кирәкне ясыйсы, яңа технологияләр булдырасы, шуңа бәйле рәвештә фәнне дә үстерәсе урында җитәкчелек башка стратегия сайлады. Нефтедолларлар агып тора ич, аларга без ярты дөньяны сатып ала алабыз. Нигә әле тир түгеп, баш катырып, көчәнеп нәрсәдер җитештереп мәшәкатьләнергә? Бездә Ходай әллә кайчан җитештереп куйган табигый ресурслар чамасыз бит. Нәтиҗәдә, мәсәлән, яңа буын “ТУ”, “ИЛ”лар ясыйсы, заводларны эшле итәсе, Европа, АКШ, Кытай белән чагыштырганда ике-өч тапкырга кимрәк булган хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрәсе, җыеп әйткәндә иртәгене кайгыртып яшисе урында, без, бүгенге көн хаҗәтен үтәп, очсызга төшә дип, Боинг, Аэробуслар сатып алабыз…

Чимал белән мавыгып, икътисадны, аның аша тормышыбызны нефть һәм газ, дөнья базарындагы аларга булган бәяләргә бәйләп без алдандык. Согуд Гарәбстаны кебек бай була, халыкны алардагыча җирдәге оҗмахта яшәтә, нефтьтән кергән акчага һәр яңа туган балага исәп ачып, ай саен аны күбәйтә, һәр кешегә, ил гражданы булган өчен генә, өстәмә түләүләр кертә алмадык. Чөнки бездәге үзгә яшәеш, менталитет чыгымнарыбызны керемнәрдән һәрдаим артык итеп тота. Гарәпләрнең бюджет чыгымында геосәясәткә киткән акчалар бөтенләй юк. Кораллануга, көч структураларына дигәне дә күпкә аз. Алар 7-8 айга сузылган ягу сезонының да ни икәнен белми. Халык та, территория дә бездәгедән ким. Иксез-чиксез биләмәләр дигәндә, алар, элек әйтелгәнчә, Россиянең көченнән бигрәк көчсезлеге. Зурлык безне гомер-гомергә “бозып” килде, масаерга, башкаларга өстән аска карарга өйрәтте, “бөеклек синдромы” тудырды.

Россия, кызганыч, күп тапкыр зурайтылган Татарстан да була, тормышны барча төбәкләрдә дә безнеңчә кора алмый. Биредә дә менталитет, ягъни аң, фикер сөреше беренче урындадыр. Нефтькә генә карап ятуның яхшыга илтмәсен Татарстанда тиз аңлап алдылар. Керемнәрнең олы өлеше Үзәккә китеп торган очракта да җир маена гына таяну дөрес түгел. Шуңа күрә республикада бүген күп тармаклы икътисад. Аның күп өлешен җитештерү сәнәгате, ясау, булдыру алып тора. “Кара алтын”ны киләчәк буыннарга калдырып, аны чыгаруны сизелерлек киметкәндә дә биредәге икътисад зарар күрмәячәк. Әгәр дә 1993 елгы Конституция, 1994 елгы Шартнамә гамәлдә, бер каналлы салым системасы да исән булса, без үзебездәге халыкны хәзер Россиядәгедән күпкә яхшырак яшәтә дә алыр идек. Ләкин, ни кызганыч, бүген вазгыять башка, илдәге икътисади хәл республиканы читләтеп уза алмый. Бездә дә тормыш яхшырмый…

Ил җитәкчелегенең башы авыртыр сәбәпләр бүген хәтсез. Тышкы сәясәттәге проблемалар, алдынгы дәүләтләр белән мөнәсәбәтләр киеренкелеге. Эчке сәясәттәге хилафлыклар, мәсәлән, шул ук кече милләтләр язмышы, теле белән сак эш итмәү аркасында азчылыклар күңелендәге килешмәүчәнлек, эчке каршылык арту. Инде менә килеп тормыш сыйфатын аска сөйрәүче, һаман да төзәтелмәгән икътисади хаталар. Ил халкы дүрт күз белән яхшы үзгәрешләр көтүдә бүген.


Фикер өстәү