«Бу әле грипп түгел». Татарстанда быел халыкның яртысына прививка ясатмакчылар

Белгечләр халыкны ел саен сентябрьдән ноябрь аена чаклы гриппка каршы прививка ясатырга чакыра. Татарстанга бу уңайдан вакциналар кайта башлаган. Ул хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
– Заманча вакцина чирдән саклый. Узган елгы сезонда прививка ясатучыларның берсе дә грипп белән авырмады, – диде ул.

Поликлиникаларга балалар өчен – 300 мең, олыларга – 600 мең данә вакцина кайтарылган. Быел вакцинаны республиканың 50 процентка якын халкына, ягъни 2 миллион кешегә ясарга ниятлиләр. Прививка ясатырга теләгән кеше яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук кеше күп йөри торган урыннарда, тукталышларда, метро станцияләре янында башка еллардагы кебек мобиль пунктлар эшләячәк. Иң әүвәл кешене җентекләп карарга тиешләр. Авырган очракта, хроник авырулары кискенләшкәндә, кешедә йомырка агына аллергия булганда, прививка ясатырга ярамый.

– Беренче чиратта, балаларга, йөкле хатын-кызларга ясыйбыз. Балаларның иммунитеты әле аның белән очрашмаган, шуңа күрә каршы тора алмый. Йөкле хатын-кызлар авырса, димәк, карындагы сабый да чирли дигән сүз, – дип аңлатты Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев. – Грипп вирусы кан тамырлары стенасын зарарлый. Ул аннары күзәнәкләргә үтә һәм ялкынсыну китереп чыгара.

Узган сезонда грипп эпидемиясе 28 гыйнвардан башланып, 3 мартка кадәр дәвам иткән. Быел да декабрьдән иртәрәк булмас дип фаразлана. Тамагы авыртып, йөткереп, төчкереп йөрүчеләр хәзер дә очрый. Тик бу әле – грипп түгел, тирән сулыш юллары вируслы чирләре. Аларның 200дән артык төре билгеле.

– Гаиләбез белән прививка ясатмыйча калганыбыз юк, әти-әниләр, туганнар да ясата. Йөкле чакта да аннан баш тартмадым. Әйе, прививка сине йогышлы чирләрдән тулысынча аралап кала дигән сүз түгел, тик вакцина ясаткач, ул җиңелрәк уза. Грипп белән авырып караган кеше аның нәрсә икәнен яхшы белә: температура күтәрелә, тын кысыла, буыннар сызлый, хәл китә, – дип кисәтә республиканың баш санитария табибы. М. Патяшина, журналистлар каршында гриппка каршы вакцина ясатып, шунда ук бу уңайдан эшен бетереп куйды.

Тагын бер яңалык: Япония компаниясе Татарстанда йогышлы авыруларны тиз арада генетик диагностика ярдәмендә ачыклаучы җайланмалар җитештерәчәк. Ике арада килешү төзелгән инде. “Әлеге тест системасы йогышлы чирнең башлангычын ачыклау буенча, безгә генә түгел, ил күләмендә файдалы булачак”, – дип ассызыклады Альмир Рәшит улы.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү