Бу көннәрдә Татарстанда җилле һава торышы сакланачак

16 сентябрьдә иртән һәм көндез Татарстанның кайбер районнарында һәм Казанда көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.

Иртәгә республикада яңгыр яву ихтимал. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, ә көндез +12..+17 градус булачак.

 


Фикер өстәү