Буа эшмәкәрләрен бизнес өчен социаль челтәрләрдән һәм мессенджерлардан файдаланырга өйрәтәчәкләр

4 һәм 5 нче сентябрьдә Буада Казан остазлары белән бизнес өчен социаль челтәр һәм мессенджерлар куллану буенча тренинг узачак, дип яза «Знамя» газетасы.

Дәресләр ике көн дәвамында Ресурс үзәгендә үткәреләчәк. Беренче көнне спикерлар төп инструментлар һәм трендлар турында сөйләсә, икенче көнне практик өлеш узачак, моның өчен ноутбуклар алып килергә  кирәк була.

Тренинг бушлай үткәрелә. 8 (84374) 3-29-93 телефоны буенча теркәлергә мөмкин.


Фикер өстәү