Бушлай туңдырма белән сыйлаячаклар

14 сентябрьдә Киров һәм Мәскәү районнары мәгариф учреждениеләре катнашында Урицкий исемендәге паркта «100 игелекле эш» хәйрия ярминкәсе узачак, дип хәбәр итә Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү бүлеге.

Ярминкәдә, гадәттәгечә, кулдан эшләнгән товарлар: бәйләгән һәм тегелгән әйберләр, скатер һәм салфеткалар, бизәнү әйберләре, киез эшләнмәләр, агач һәм балчыктан ясалган фигуралар, курчаклар, бисердан бижутерия, пластиклар, полимер балчык һәм башка әйберләр тәкъдим ителәчәк. Ярминкәнең һәр кунагын бушлай тәмле туңдырма белән сыйлаячаклар.

Чара дәвамында оригами, открыткалар, кул эшләнмәләре буенча мастер-класслар узачак, паркның төп сәхнәсендә бәйрәм концерты булачак.

Җыелган акчалар авыручы балаларны дәвалауга тотылачак.

Чара иртәнге сәгать 10:00дә башлана һәм 13:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү