Быел Татарстан казнасына күпме акча кергән? Киләсе елларга бюджетны ничек планлаштырганнар?

Республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә әнә шул хакта билгеле булды.
Финанс министры Радик Гайзатуллин сүзлә­ренә караганда, быел сигез ай эчендә Татарс­тан­ның туп­ланма бюджетына 211,6 млрд сум акча кер­гән, шул исәптән салым һәм салым булмаган – 191,6 млрд сум. Сигез айда бюджет үтә­лешенә ни­гезләнеп, 2020 елга һәм 2021-2022 план чорына бюд­жет эшләнгән. Татарстан, район һәм шәһәр­ләр, авыл җирлекләре бюджет­ларының 2020 – 2022 елларга чыгымнары буенча фаразлар тө­зелгән.

Утырышта социаль әһәмияткә ия чыгымнар күләменең саклануы билгеле булды. Ки­ләсе елга планнар буенча, алар чыгым­нарның гомуми кү­ләменнән 70 процентны тәшкил итә. Әйтик, “Мә­гариф” тармагында 2020 елда чыгымнар күләме 81,4 млрд сум булырга тиеш. “Сәламәтлек саклау өлкәсе”ндә, мәҗбүри медицина иминияте акчасын исәпкә алып, 64,1 млрд сум булачак.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җирле бюджетларны кабул итүне 20 де­кабрьгә кадәр төгәлләргә кирәклеген әйтте. Ул икътисади үсешне тәэмин итү өчен инвести­цияләр җәлеп итү һәм зур инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, җитештерүнең нәтиҗә­ле­леген арттыру һәм товар базарында катнашуны киңәйтү буенча эшне дәвам иттерергә кирәклеген дә билгеләп узды.
Икътисад министры Фәрит Габделганиев чыгышында билгеләп узганча, 2024 елга кадәр кече һәм урта эшмәкәрлек инфраструктурасы объектларын йөзгә җиткерү планлаштырыла.
– Бүген республикада кече бизнес өчен 90 инфраструктура объекты бар. 1 мең 400дән артык резидент эшли. 27 меңгә якын эш урыны булдырылган. Биредә республика сәнәгате продукция­сенең 10 процентка якыны җитештерелә. 2020 елга ТАССРның 100 еллыгына инфраструктура объектлары санын йөзгә җиткерү планлаштырыла, – диде ул.

Төп бурыч булып кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү тора. 2024 елга мондый төр оешмаларның акча әйләнеше 1,7 трлн сумны тәшкил итәчәк.
Фәрит Габделганиев Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе чагыштырмача югары булмавын әйтте. Эшләүчеләр белән чагыштырганда, аларның өле­ше 0,65 проценттан артмас дип фаразлана.
– Гомумән, фаразлар буенча Татарстанның социаль-икътисади үсеше “Стратегия – 2030” сценариена туры килә, шуннан чыгып, тулай төбәк продукт күләме 2030 елда 5 трлн сумнан артырга тиеш, – диде министр.


Фикер өстәү