Чаллы мәктәпләрендә башкортча өйрәтүче сыйныфларга гаризалар кабул ителә

Чаллы мәктәпләрендә башкорт телен өйрәнүче сыйныфлар туплау бара. Бүгенге көндә аларда укырга теләп гариза тапшырган кешеләр әлегә юк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә шәһәр Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин белдерде.

“Һәр урта белем бирү учреждениесенә мәгълүмат җиткерелде, мәктәпләрдә башкорт милләтеннән булган әти-әниләр белән элемтәгә керделәр, аларның фикерләрен белү максатыннан анкеталар җыелды. Тик, кызганычка калды, бүгенге көнгә телне өйрәнүгә ризалык биргән гаризалар булмады әле”, — диде Хуҗин.

Казан һәм Чаллы мәктәпләрендә башкорт телен өйрәнүче сыйныфлар туплау мөрәҗәгатен, Башкортстан һәм Татарстан Республикалары арасында кабул ителгән килешү кабул ителгәннән соң, Башкортстан җитәкчелеге җиткергән иде. Бу уңайдан август һәм сентябрьдә Чаллыда Халыклар Дуслыгы йортында башкорт ата-аналары һәм балалар белән ике очрашу узды. Рөстәм Хуҗин белдерүенчә, бу очрашуларның максаты – башкорт сыйныфларын туплауны тизләтү.

Рөстәм Хуҗин яңа уку елыннан укучылар туплауны фаразлап, капиталь ремонт үткәрелгән 11нче мәктәп базасында башкорт телен өйрәтүче сыйныфларга кабинетлар бүлеп бирү мөмкинлеге булдырылганын, укытучыларның әзер булуын әйтте. “Безнең яктан оештыру эшләре хәл ителеп килә”, — диде ул.

Хәзерге вакытта Чаллы Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белгечләре мәктәп укучыларының әти-әниләре белән генә түгел, балалар бакчаларының чыгарылыш сыйныфларында башкорт милләтеннән булган әти-әниләр белән дә сөйләшүләр алып бара. “Гариза язучылар булыр дип ышанабыз. Башкорт телен өйрәнү буенча гаризаны һәр теләгән кеше баласы укыган мәктәп җитәкчесе исеменә яза ала”, — диде Рөстәм Хуҗин.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү