Чаллы мәктәбеннән 565 кеше эвакуацияләнгән

Яр Чаллыда янгын сигнализациясе эшли башлау сәбәпле мәктәптән 565 кеше эвакуацияләнде, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Урында ачыкланганча, система балаларның хәбәр бирүче төймәгә басуы аркасында эшләгән. Шуңа да карамастан, янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, учреждение администрациясе 565 кешене эвакуацияләгән, шуларның 540 балалар.


Фикер өстәү