Чаллыда балалар ут төрткән ташландык автомобиль шартлаган (ФОТО)

Яр Чаллының ЗЯБ бистәсендә балалар җиңел машинага ут төркән. Шуннан соң автомобиль шартлаган. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, көндезге сәгать дүрт тирәсендә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Сарман трактында машина януы турында хәбәр иткәннәр.

4 минуттан соң № 55 янгын сүндерү-коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре урынга килеп җитә. 7 нче модельле “Жигули”га тулысынча ут капкан була. Утның якында торган машиналарга күчү куркынычы да була.

Янгын сүндерүчеләр аны 5 минутта сүндергән. “Жигули” тулысынча янып беткән. Ә аның янында торган “ГАЗель” машинасының бамперы, фаралары һәм капоты эрегән.

Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган. Социаль челтәр кулланучылар сүзенә караганда, “Жигули” машинасы ике ел тирәсе ташландык хәлдә торган.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/15/193624/


Фикер өстәү