Чаллыда яшәүче илледән артык гаиләгә ана капиталына сертификатлар тапшырылган

Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Чакырылган кунакларны Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов сәламләде һәм 52 гаиләгә сертификатлар тапшырды.

Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнвары) Чаллыда 41 меңнән артык ана капиталына сертификат бирелгән, 35 мең гаилә 13,4 млрд сумнан артык акча белән эш иткән.

2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы гамәлгә керде – бу ана капиталы программасына керү мөмкинлеген 2021 елның 31 декабренә кадәр озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга җибәргәндә өч еллык мораторийның юк ителүе, шулай ук 2018-2020 елларда икенче бала туган гаиләләргә ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр алу.

 


Фикер өстәү