Чирмешәнлеләр «Бердәм Россия»дән балалар кафесы сорый

Чирмешән халкына балалар кафесы кирәк. Бу гозерләрен алар «Бердәм Россия» сәяси партиясе вәкилләренә дә җиткергән. Бу хакта район газетасына сылтама белән, «Татар-информ» хәбәр итә. 
Республиканың  алты зонасында “Бердәм Россия”  партиясенең  мобиль кабул итү автобуслары эшли. Һәр район халкына Дәүләт Советының  яңа составында эшләячәк “Бердәм Россия“ партиясенә, аның кандидатларына үз сорауларын юлларга мөмкинлек бирелде.
Әлеге автобус узган атналарның берсендә безнең район үзәгендә дә булып,  аның аша якташларыбыз 14 наказ юллаган. Әйтик, чирмешәнлеләр балалар кафесы сорый, Кирпеч заводына маршрут автобусы йөртү кирәк. Республика, федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне дә кузгатканнар якташларыбыз, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү