Чирмешәндә 60 кеше «Путин акчалары»н алган

Быел Чирмешәндә 26 хатын-кыз беренче балаларын тапкан өчен 50шәр мең сум күләмендәге республика ярдәмен алган, ә 3 хатын-кызга өченче балалары өчен 100әр мең сум акча биргән. Бу хакта район басмасы яза.

“Демография” милли проекты кысаларында 2018 елның 1 гыйнварыннан безнең республикада авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар өчен: 25 яшькә кадәр – беренче баласын, 29 яшькә кадәр өченче баласын табучыларга түләүләр кертелде. Шуннан соң районда барлыгы 38 яшь әни 50шәр, 10 әни 100шәр мең сум шушы ярдәмгә ия булган.

Ә “Путинның” беренче бала өчен айлык түләүләрне (2018 елның 1 гыйнварыннан) 60 гаилә ала. Хәзер әлеге түләүнең күләме аена 8896 сум тәшкил итә. 2020 елның 1 гыйнварыннан әлеге түләү срогын бала өч яшькә җиткәнчегә кадәр озайтачаклар.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/14/193553/


Фикер өстәү