Дүрт көнлек эш атнасына күчүне сынап караячак

Россия Хезмәт министрлыгы предприятиеләрдә дүрт көнлек эш атнасына күчү буенча эксперимент уздырачак. Бу турыда Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы урынбасары Петр Засельскийга сылтама белән «Известия» хәбәр итте.

Җитештерүчәнлекне арттыру буенча илкүләм проектка кергән предприятиеләр әлеге экспериментта катнашачак.

Исемлеккә эшкәртү производствосы, авыл хуҗалыгы, фәнни һәм техник эшчәнлек, төзелеш өлкәсе предприятиеләре керә.
«Предприятиеләрдә хезмәткәрләр вакытның 30-40 процентында берни дә эшләми. Безнең бурыч — эш көнен кыскарту түгел, ә аны файдалы итү», — дип аңлаткан министр урынбасары.

Әлеге вакытта дүрт көнлек эш атнасына күчүнең төгәл параметрлары юк. Эш атнасын кыскарту турында соңгы карар бары тик бик күп компанияләрдә сынап караганнан соң гына кабул ителәчәк. Бер оешма кысаларындагы эксперимент нәтиҗә бирми, дигән Засельский

 


Фикер өстәү