Дәүләт Советы депутатларына таныклык һәм күкрәк билгеләре тапшыралар

Бүген Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларының оештыру җыелышы узачак. Аларга таныклыклар, парламент депутатларының күкрәк билгеләре һәм портфельләр тапшырылачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Яңа чакырылыш республика парламентына 100 депутат: 50се – республика сайлау округы буенча һәм 50 – бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланды. Республика сайлау округы буенча мандатлар «Бердәм Россия» (44 мандат) һәм КПРФ (6 мандат) арасында бүленгән.

Бер мандатлы сайлау округлары буенча 50 мандат түбәндәгечә бүленде: «Бердәм Россия» – 41 мандат, ЛДПР, «Гадел Россия», «Үсеш партиясе» – берәр мандат, үз – үзеңне күрсәтү буенча 6 мандат булды.

«Безнең партия исемлегендә без гамәлдәге составны яртылаш диярлек яңарттык. Яңа чакырылыш депутатлар корпусының активлыгына уңай тәэсир итәчәк. Мин моны уңай күренеш дип саныйм», — дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин 10 сентябрьдә узган матбугат конференциясендә.

Ул шулай ук Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук республика парламентына сайланган район башлыклары депутатлар корпусының эшен үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән көчәйтәчәк, дип өстәде. «Алдан тавыш бирүдә катнашырга карар кылган һәм ярдәм алган берничә министр партия исемлегенә кертелде. Алар арасында Азат Хамаев, Марат Әхмәтов, Айрат Зарипов – алар үз язмышларын депутат эшчәнлеге белән бәйләргә карар кылдылар», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү