Дөньяны IT-белгечләр үзгәртәчәк

Илне цифрлаштыру эшен бу балалардан башка беркем башкара алмаячак, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов “Казан Экспо”да ачылган “Санлы ыргылыш” беренче бөтенроссия бәйгесендә. Конкурста исә 13 яшьлек үсмерләр дә, 76 яшьлек өлкәннәр дә көч сынаша. Алар дөньяны ничек үзгәртергә жыена? Ярыш урынында газета хәбәрчебез IT-белгечләрнең ниләр майтарырга җыенуын белеште.

“Укучыларда уку теләге юк”

Кызык, теләсә кайсы һөнәр иясеннән менә дигән IT-белгеч ясап була икән. Бары теләк кенә кирәк. Физик, химиклар, артист, режиссерлар һәм башкалар программалаштырырга өйрәнеп, бәйгенең финалына эләккән. “Россия – мөмкинлекләр иле” оешмасының генераль директоры Алексей Комиссаров белдергәнчә, илдә талантлы кешеләр күп, бәйге исә аларга сәләтләрен ачу, аны тормышка ашыру өчен мөмкинлек тудырырга тырыша. Конкурска барлыгы 66 меңнән артык гариза тапшырылган. Шуларның 3 меңе финалга чыккан.

Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, монда командалап ярышалар. Чара 48 сәгатьлек хакатон рәвешендә, ягъни бернинди ялсыз уза. Алар цифрлы продукцияләрнең прототипларын эшләячәк. Барлыгы иң яхшы 20 команданы билгеләячәкләр. Җиңүчеләр 10 миллион сумны бүлешәчәк. Кемнәр отканын 29 сентябрьдә белә алачакбыз.

Аюны да биергә өйрәтәләр. Белгечләр, 50 яшьтән өлкәннәр заманча технологияләргә өйрәнә алмый, дигән фикерне кире кага. Моңа Санкт-Петербургтан килгән 76 яшьлек Евгений Полищукны үрнәк итеп китерделәр. Укучылар арасында Чаллыдагы 41 нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Әмир Рисаев та бар. Туган көнен билгеләп үткән Әмирне зурлап сәхнә түренә үк чакырдылар.

Бүген укучыларның күбесе укырга теләми. Яшьтәшләрем белән бергәләп белем алуны ничек кызык итәргә дип уйлаштык. Дәресне уен формасында уздырганда, ул барлык укучыларга да ошаячак. Шулай итеп, яңа проект уйлап таптык. Көзге каникулда аны тормышка ашыру буенча IT-парк белгечләре белән киңәшләшәчәкбез, – ди Чаллы егете.

Алексей Приходько Новосибирскидан килгән. Ишетү сәләтеннән мәхрүм булса да, проекты үзенчәлекле катнашучының. Ишарәләр телен аңлату өчен интерфейс эшләгән. Аның ярдәмендә ишарәләр автомат рәвештә язмачага әйләндереләчәк.

Белгечләр еллар буе чишә алмаганны…

Чараны Рөстәм Миңнеханов белән Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко бергәләп ачты.

Президент әйтүенчә, бу – республика өчен генә түгел, ил күләмендә зур вакыйга. Монда белгечләр дә катнашырга тиеш, шул ук вакытта балалар, студентларга да сыналу өчен мохит булдырылган.
– Чемпионат лаеклы үтәр, аны киләсе елларда уздыру турында сөйләшергә кирәк. Башта югарырак дәрәҗәгә чыгарыйк, аннан тәҗрибәне башка төбәкләргә таратырбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Сергей Кириенко белдергәнчә, бәйге биремнәрнең катлаулы булуы белән аерыла. Бу уен да, күнегүләр дә түгел, чынбарлыкны үзгәртү, ди. Яшьләр, белгечләр еллар буе чишә алмаганны сәгатьләр эчендә чишә икән.

– Бер проект та югалмаячак. Бу яшьләр, без кулдан килгәнне эшләдек, тормышка ашыру сездән, дип таләп тә итәчәк әле һәм бу дөрес тә. Төбәкләрдәге җитәкчеләргә бу хакта житкерәчәкбез. Рөстәм Нургалиевичтан сорарга кирәкми, әгәр тормышка ашырмасалар, нигә эшләмәдегез, дип бөтенесен селкетәчәк, – ди Кириенко. – Катнашучылар да тәкъдимнәрен җиткерә. Яшьләр фикеренчә, мәгариф системасына проблемаларны бергәләп хәл итү җитми. Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы алга таба бәйгегә “ак хакерлар” юнәлешен кертергә тәкъдим итә. Система иминлеген сынау, хакерлар жимермәсен өчен кирәк бу. Киләчәктә яңа юнәлешләр дә булдырылачак.


Фикер өстәү