Дамир Йосыповны тагын зурлаганнар!

Сургут шәһәре үзәк урамнарының берсендәге йорт диварына геройларның портретын ясаганнар. Анда “Урал авиалинияләре”нең А321 аэробусы пилотлары – Дамир Йосыпов белән Георгий Мурзин сурәтләнә.  Пилотларны янә телгә алу очраклы түгел. 15 сентябрьдә һәлакәткә тарыган самолетны кукуруз кырына утырту вакыйгасына нәкъ бер ай булды. Экипажның тәвәккәллеге ул чакта 230 кешенең гомерен саклап калган иде.

Аэробус пилотларын  граффитида мәңгеләштерү идеясе – Сургут шәһәре мэриясенеке. Эскиз һәм башкару – безнеке, ди әлеге эшне башкаручы рәссамнарның берсе – Семен Маверский. Диварда геройларның рәсемнәреннән тыш, “Уңгарак, кукуруз рәтләре буйлап кояшка таба барабыз”, – дигән сүзләр дә язылган. Сүз уңаеннан, маркетологлар, бу җөмләне эләктереп алып, кукуруз вакыйгасы ясарга да өлгерде инде. Тиз арада футболкалар ясап сата башладылар. Кукуруз сатучылар да киштәләренә әлеге җөмләне ябыштырды. Хәтта кукурузны шул кырдан җыелган дип сәүдә итүчеләр табылган.

Бу маркетинг адым артында нәрсә ята? Маркетолог Илья Бердников: “Бу – пилотларның батырлыгын дөньяга таныту юлы. Геройларның рәсемен торак йорт диварына ясау да әйбәт. Мондый алымнар җәмгыятьне берләштерә”, –ди.

Ә менә КФУның психология һәм мәгариф институты кафедрасы доценты, психология фәннәре докторы Рамил Гарифуллин монда танылырга омтылуны күрә:

– Хәзер халык ниндидер тауарга түгел, ә сүзләргә, хәтта тыныш билгеләренә игътибар итә. Йосыпов самолетны уңышлы утыртуы белән танылды һәм тиражга чыкты. Әлбәттә инде, аның һәрбер сүзен, шушы вакыйгага бәйле һәрбер нәрсәне паразитларча файдаланачаклар. Бездә ике төр реклама бар. Берсе акча түләп башкарыла, ә икенчесе куркыныч трагедияләр, бәлаләр турындагы вакыйгалардан ясала. Мәсәлән, актриса Анастасия Заворотнюк яман шештән интегә. Интернет чыганаклар, массакүләм-мәгълүмат чаралары бу бәлане тырышып-тырышып күпертә, тарата һәм шуның белән тираж җыя. Йосыпов вакыйгасында да мин фәкать оста маркетинг алым күрәм.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү