Даруларны бушлай алу мөмкинлеге булырмы?

Дәүләт Думасы депутаты Николай Говорин парламентта тормыш өчен кирәкле даруларны бушлай бирү проекты турында фикер алышу турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Депутат сүзләренчә, бу турыда күптән министрлыкта да, Дәүләт Думасында да фикер алышалар. Бу проект йөрәк авыруларыннан интегүче кешеләр өчен аеруча актуаль булачак, ди Николай Говорин.

Ул әйткәнчә, бу инициативаны гамәлгә ашыру хезмәткә сәләтле халык арасында үлем күрсәткечләрен киметәчәк, шуның аркасында дәүләт үзе дә зыян күрә.

Аның фикеренчә, проект кыйммәтле дәвалану уза алмаган пациентларда гипертония чире катлаулану куркынычын минимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

 


Фикер өстәү