Детсад баласы: «Монда күпме түлиләр?»

Соңгы вакытта мәктәпләр, балалар бакчаларына профориентация, һөнәргә әзерлек дигән юнәлеш кабат әйләнеп кайтты. Дөрес, яңалыгы да бар. Хәзер мәктәпләрдә тәрбия сәгатьләрендә төрле һөнәр ияләре белән очрашулар үткәрелсә (элекке кебек ир балаларны механизаторлыкка, кызларны сыер саварга өйрәтү аерым фән буларак укытылмаса да, моның да кайбер башлангычлары сизелә башлады), бакчага йөрүче сабыйларның әти-әниләре килеп үз һөнәрләре турында сөйли, нәниләрне эш урынына экскурсиягә алып баралар.

Менә шундый сәяхәтләрнең берсе танышым эшләгән урында була. Балаларга бик ошаган анда: бер үзенә әллә ничә заманча техника бар. Кызык та кызык дип, мәш килә нәниләр. Шунда бер малай: “Монда күпме акча түлиләр?” – дип сорап куя. Бүлмәдәге зурларның барысы да телдән кала.

– Башлангыч сыйныфта укучы бала сораса да, бу кадәр аптырап калмас идем, – ди танышым. – Детсад баласы бит ул…

Тагын да гаҗәбе: танышым чын хезмәт хакын әйткәч, теге бала җитди генә: “Эше кызык, акчасы кызыга торган түгел”, – дип әйтеп, өлкәннәрне тагын бер кабат хәлдән тайдыра.

Мин нигәдер гаҗәпләнмәдем, сөендем генә. Ни дисәң дә, замана балалары без түгел. Алар шул яшьтән үзенә ни кирәген белә. Шундый булганнары өчен аларны гаепләргә дә ашыкмыйк. Килешәсездер, гомер-гомергә буыннар арасында ризасызлык, көрәш барган. Әтиләр-балалар проблемасы бүген дә бар. Күпләр ничектер бүгенге яшьләрне булдыксызлыкта, күп акча артыннан кууда гаепләргә омтыла. Миңа калса, аларны да аңлап була. Һәм бу күп акча артыннан куу түгел (эшләмичә яшәргә, баерга тырышучылар алар арасында күп димәс идем). Без  бу заманныкы түгел, бөтен проблема да шунда. Без аларны әллә аңларга теләмибез, әллә чыннан да аңламыйбыз.

Эш эзләгәндә, иң беренче чиратта, теге сабый кебек күпме түләүләре белән кызыксыну, сайланырга мөмкинлек барында күбрәк акчалы урынны сайлау…   миңа калса, боларны холыксызлык  яки эшләмичә генә баерга теләү галәмәте дип карарга кирәкми. Без мондый түгел идек, дияргә дә ашыкмыйк.

Әйе, без андый түгел идек. Хәтерегездә булса, кайчандыр бу сүзләрне безнең буын турында да өлкәнрәкләр әйтте. Бу сүзләрне һәр буын кабатлый һәм ул табигый, шулай булырга тиеш тә. Буыннар үзгәрә, тормыш үзгәрә, аларның яшәешкә, тормышка карашлары да үзгәрә.

Әле күптән түгел генә Казандагы икенче бер танышымның ике оныгы берьюлы беренче сыйныфка укырга барды. Әбиләре –  утыз ел стажлы, атказанган укытучы, аларның фикерләү дәрәҗәсенә  гаҗәпләнеп: “Болар бит бернинди педагогик нормаларга сыймый. Шуларга карап бөтен педагогика кануннары асты өскә килә”, – ди. Мин әйтәм, аптырама, ул педагогика законнары безнең белән бергә картайды инде.

Безнең инде фикерләребез дә, киңәшләребез дә оныкларга димим, үзебезнең балаларга да кайчакта яраклы булмый. Гомере буе сатучы булып эшләгән, заманалар үзгәргәч, базарда үз ноктасын булдырган (әле бик җитди, модалы, сыйфатлы, фабрикада тегелгән, бәйләнгән киемнәр генә сатучы) Резидә дә шулай ди: “Без хәзер аларга нәрсә кирәген дә  белмибез. Мин шуңа күрә урта буын кешеләре өчен киемнәр алып кайтам. Яшьләрнең стилен, зәвыгын чамалап бетереп булмый”. Гомер буе шул дөньяда кайнаган кеше дә шулай диярлек булгач…

Эшкә урнашуга таләпләр дигәннән, мин  яшьләрнең сайлануын акыллылык галәмәте дип саныйм. Һәм үземнең эшкә урнашкан чагымны искә төшереп, еллар үткәч, әле дә гаҗәпләнәм. Беренче курсны тәмамлагач, гаилә хәле буенча читтән торып укырга күчәргә туры килде. Район газетасына хәбәрләр язган, актив хәбәрче бертуган апам, телефоннан шалтыратып, район газетасының  ул чактагы редакторы, хәзер инде мәрхүм Әхәт абый Фазылҗановтан,  эш юкмы, дип белешкән. Шушы шалтырату белән мин вакытлыча корреспондент булып эшкә урнаштым. Нинди анда: “Бу урында миңа күпме акча түлиләр?” – дип сорау! Эш шартлары турында белешү яки ниндидер таләпләр кую?! Апамның биргән бердәнбер киңәше шул булды: “Нәрсә кушсалар, шуны эшлә, минеке түгел дип торма!” Без әнә шулай хокукларны түгел, күбрәк бурычларны белгән буын булып калдык. Бүгенгеләрнең хокуктан башламый хәле дә юк, бу – башка заман.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү