Эшмәкәрләргә өстәмә акча бирәләр

Татарстанга  “Кече һәм урта эшмәкәрлек, шәхси эшмәкәрлеккә ярдәм итү” илкүләм проектын тормышка ашыруга өстәмә рәвештә 279,68 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шуның 250 миллион сумы – “Химград” технополисында индустриаль парк төзүгә, 29,68 миллион сумы Татарстан Гарантия фондына поручительлеккә җибәреләчәк. Шулай итеп, 2019 елда республикага эшмәкәрлекне үстерү өчен бирелгән барлык акча күләме 2 миллиард сум чамасы тәшкил иткән.


Фикер өстәү