Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара спорт волонтерлары белем бирү форумын ачты

Казанда «Идел» Яшьләр үзәге базасында FISU Volunteer Leaders Academy III Халыкара белем бирү форумы ачылды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 80нән артык илдән килгән волонтерларны сәламләде.

«Спорт, шул исәптән волонтерлар аша да, дөньяда берләштерә торган дуслык һәм татулык көченә әверелде. Илебездә, аерым алганда, Татарстанда, спортны яраталар. Без соңгы елларда зур ярышларның республикада ешрак үткәрелә башлавы белән бәхетле. Спорт чараларын сездән башка оештыру мөмкин дә түгел, волонтерлык хәрәкәте аша нинди зур зур кунакчыллык хезмәте күрсәтүегезне сез күз алдына да китерә алмыйсыз», — диде парламент башлыгы форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Аның сүзләренчә, Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills 2019 дөнья чемпионатын уңышлы үткәрү волонтерларның нәтиҗәле һәм файдалы эшчәнлегенең ачык мисалы булды.

 


Фикер өстәү