Фәрит Мөхәммәтшин “Минем депутат” системасы эшенә йомгак ясады

Татарстан Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин “Минем депутат” системасы эшенә йомгак ясады.

Ф.Мөхәммәтшин 6 сентябрьдә “Минем депутат” системасының call-үзәгендә дежур торды. Әлеге проект эшли башлаганнан бирле “Бердәм Россия”гә республикада яшәүчеләрдән 8 меңнән артыграк мөрәҗәгать кергән.

“Быелгы сайлау кампаниясе чорында “Бердәм Россия” халык белән аралашу чараларын киңәйтте. Кандидатларның шәхси очрашулары, партия проектлары мәйданчыкларында очрашулар үткәрелде, шулай ук интернет аша аралашу алып барылды”, – дип билгеләп үтте Татарстан “бердәмроссиялеләре” лидеры.
“Минем депутат” онлайн-сервисының call-үзәге 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькәчә эшли. Анда партия исемлегенә кергән барлык кандидатлар көн саен чиратлашып дежур тора. Алар мөрәҗәгать итүчеләргә проблемалары һәм тәкъдимнәрен карап тикшерү өчен яңадан шалтырата.

Проектның кабул итү бүлмәсендә билгеләп үтелгәнчә, гражданнарның сораулары даирәсе – бик киң. Бүген дежур тору вакытында Фәрит Мөхәммәтшин сайлаучылар белән өлешкә кереп төзү проблемалары, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдән торган спорт командаларына ярдәм итү, инвалид балага уңайлы мохит тудыру, мунчалар төзү, юллар төзекләндерү проблемалары буенча фикер алышкан.

“Бу эшнең безнең өчен бик мөһим булуын басым ясап әйтәсем килә. Безгә ышаналар, безгә таяналар, безгә мөрәҗәгать итәләр. Аралашуның эчкерсез һәм бик нәтиҗәле булуына сөенәм. Без, кирәк икән, район җитәкчесенә дә чыгып, кешелеәргә кичекмәстән ярдәм итәбез”, – дип сөйләде ул дежур торганнан соң.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук алынган барлык мөрәҗәгатьләрнең тиз генә вакыт эчендә бер документка берләштереләчәген һәм аның бюджетны карап тикшерүдә исәпкә алыначагын искәртте.

“Моның белән генә эш бетми әле”. Без халык белән, үзебезнең сайлаучылар белән әлеге аралашу чарасын калдырабыз. Аннан барлык кеше дә файдалана алачак. Шул рәвешле сайлаучылар белән элемтәләрне югалтмаска тырышачакбыз”, дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү