Фәрит Мөхәммәтшин яңа чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе вазифасына тәкъдим ителде

ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш республика парламенты җитәкчесе вазифасына тәкъдим ителде. Шул хактагы карар бүген партиянең төбәк бүлеге конференциясендә кабул ителде.

Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев тәкъдим итте. «Фәрит Мөхәммәтшин бик тәҗрибәле сәясәтче һәм лидер, аның кандидатурасын хуплавыгызны сорыйм», — диде Афанасьев. Конференция барышында Спас районы башлыгы Камил Нугаев кандидатурасы да күрсәтелде.

Конференциядә катнашучылар «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре кандидатурасын хуплады. Мөхәммәтшин исә үзенең оппоненты өчен тавыш бирде. «Мин Камил Нугаев өчен тавыш бирәм», — диде ул бюллетеньне урнага төшергәндә.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш республика Дәүләт Советына сайлаулар узды. Соңгы мәгълүматлар буенча, сайлаучыларның 72,4 проценты — «Бердәм Россия», 10,7 проценты — КПРФ, 3,96 проценты — «Гадел Россия», 3,79 проценты — ЛДПР, 3,65 проценты «Россия коммунистлары» партиясе өчен тавыш бирде.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/14/193587/


Фикер өстәү