Фәрит Мөхәммәтшин: «Бу кешеләр парламентны белемнәре һәм тәҗрибәләре белән баетачак»

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Дәүләт Советына сайлауларга нәтиҗә ясады. Ул тавыш бирү нәтиҗәләре буенча яңа чакырылыш депутатлары исемлегенә кергән министрлар һәм район җитәкчеләрен атады.

Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, Айрат Зарипов, Марат Әхмәтов, Александр Тыгин, Камил Ногаев, Геннадий Емельянов һәм Азат Хамаев Дәүләт Советының яңа чакырылыш депутатлары булачак.

– Алар мандатларын кире тапшырмаячак. Бу кешеләр парламентны һөнәри белемнәре һәм тәҗрибәләре белән баетачак, – диде Дәүләт Советы Рәисе.

 

2019 елның 8 сентябрендә, “Бердәм Россия” партиясе, сайлаучыларның 72,4 процент тавышын җыеп, Татарстан парламентына сайлауларда җиңү яулады. Сайлаучыларның 10,7 проценты – КПРФ, 3,96 проценты – “Гадел Россия” партиясе, 3,79 проценты – ЛДПР, 3,65 проценты “Россия коммунистлары” партиясе өчен тавыш бирде.


Фикер өстәү