Фатирымны караучыма калдыра аламмы? | СОРАУ-ҖАВАП

Казанның “Салават күпере” бистәсендә яшим. Фатирга мин дә, онык та хуҗа. Әмма ул оныкны күргәнем дә юк, кайда яшәгәнен дә белмим. Яшем инде сиксәннән узды, караучы, ярдәм итүче кирәк. Онык ярдәм итми икән, мин фатирны үземне караучыга калдырыр идем. Күптән инде, бу хакта сүз булгач, ул моңа риза түгеллеген белдерде. Әйдә фатирны сатыйк та акчаны икегә бүлик, ди. Ул хаклымы? Хаклы булса, мине кем яклар? Күптән түгел сайлау узды, бердәм булып тавыш биреп кайттык. Ичмасам, шул депутатлар, мине яклап, берәр канун кабул итсеннәр иде.

Екатерина Григорьева. Казан

Юрист Роберт Туктаров:

– Кызганыч, мондый мөрәҗәгатьләр еш булып тора. Әмма, онык әбисе белән беррәттән фатирның хуҗасы булып санала икән, Конституция  нигезендә аны сәбәпсез генә фатирдан чыгарып атарга беркемнең дә хакы юк. Бу эш бары тик суд карары нигезендә башкарылырга мөмкин. Суд эшен башлау өчен фатир алганда бирелгән документлар, Росреестрдан белешмәләр кирәк. Әгәр онык хәбәрсез югалган икән, башка юл белән китәргә мөмкин. Закон нигезендә, гаилә әгъзасы турында өч ел бернинди дә хәбәр булмаса, ул хәбәрсез югалган булып санала. Биш елдан соң үлгән дип рәсмиләштерелә. Бу очракта әби фатирга тулысынча варис булып калыр, мөлкәт аның исеменә күчәр иде. Шулай итеп, әби фатирын үзенә ярдәм иткән кешегә дә күчерә ала. Моның өчен нотариуска барырга кирәк. Ярдәм ике төрле була ала. Беренчесе  әбигә реаль булыша, ашата-эчертә, киендерә, тәрбияли. Икенче очракта ай саен акча күчереп тора.

Ркаил Зәйдулла, Дәүләт Советына яңа сайланган депутат:

– Мәсьәлә, һичшиксез, өйрәнүне таләп итә. Әбине бар дип тә белмәгән оныклар, ул дөньядан киткәч, милеккә хуҗа булырга теләп, судлашып йөриләр. Җырчы Илһам Шакиров очрагында бертуган апасының малае фатирга дәгъва итте, мәсәлән. Суд фатирны Илһам абыйның караучысына калдырды. Чыннан да, милеккә кагылышлы мәсьәләләрдә ачыклык кертердәй мизгелләр бик күп. Бу сорауны җентекләп өйрәнергә кирәк


Фикер өстәү