Филармония яңа сезонны хәйрия концерты белән башлаячак

Моннан соң хәйрия концертлары даими һәм һәр елны 21 августта үтәчәк. Чөнки Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе нәкъ шул көнне оешкан. Быелгы сезон 14 сентябрьдә филармония бакчасында хәйрия концерты белән ачылачак. Концерттан кергән табыш онкологиядән интегүче һәм ялгызы бала тәрбияләүче Айгөл Фазыйловага тапшырылачак.

Хәер, филармониягә, яңа сезонны ачабыз, дип әйтү дә бик батып бетми. Чөнки алар ел дәвамында эшли. Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов әйтүенчә, филармония ансамбле, оркестрлары, әдәби-музыкаль лекторие зур фестивальләр һәм башка чаралар вакытында актив эшли.

Быел фольклор ансамбль оешуга 20 ел тула. Алар бу датаны ничек билгеләп үтә соң? Юлда, дисәк, һич хатасыз булмас. Ансамбль татар музыкасын чит илләрдә дә уңышлы тәкъдим итеп килә. Коллектив кырыктан артык илдә булып, меңнән артык концерт куеп өлгергән икән инде. Сентябрьдә исә Калуга өлкәсендә икмәккә багышланган “Икмәк, син – дөнья” дигән халыкара форумда катнашачаклар. “Чара 140 гектар җирдә барачак. Анда 60 ил, Россиянең 36 төбәге катнаша. Фәкать Татарстан белән Дагыстан гына үз ихаталарын корачак һәм без татар мәдәнияте белән таныштырачакбыз”, – диде Айдар Фәйзрахманов. Җитәкче ансамбльнең “Идел-йорт” дигән клибының кыска метражлы фильмга әверелүен дә әйтте. Әлеге картинаның нигезендә Нурихан Фәттах әсәре ята.

Айдар Фәйзрахманов тагын бер игелекле эшен дәвам иттерергә җыена. Ул, ансамбль белән, Татарстан районнарындагы мәктәпләрдә балаларга фольклор дәресләре алып бара. 3 елда 33 районда булганнар икән инде.

Изге ният бу гына түгел. Филармония җитәкчесе Кадим Нуруллин, Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан, сугышта катнашкан артистлар яшәгән йортларга мемориаль такталар урнаштыру теләге барлыгын әйтте. Әгәр алар яшәгән йортлар исән калган булса, билгеле. Шәхесләр исемнәрен мәңгеләштерү җәһәтеннән җитәкче шәхесләрнең үз куллары белән филармония бакчасында агач утыртуларын да искә төшерде. Шулай итеп, Казанда Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова чыршылары, җәмгысы шундый 17 агач үсә.

Матбугат очрашуында яңа бина мәсьәләсе дә кузгатылмыйча калмады. Кадим Нуруллин фикеренчә, “Казан Экспо”дагы Илһам Шакиров исемендәге концерт залы зур чаралар өчен отышлы. Ә филармония зур, урта, кече заллары булган махсус бинага мохтаҗ. Ул шулай ук Казан филармониясең Россиядә махсус бинасы булмаган берничә оешманың берсе булуын да искәртте.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү