Гаиләдә җәбер-золымга дучар булучылар өчен махсус яшеренү урыннары булачак

Яшеренер урыны булсын

Свердловск өлкәсенең Иҗтимагый палата вәкилләре гаиләдә җәбер-золымга дучар булучылар өчен махсус яшеренү урыннары булдырырга тәкъдим иткән. Моннан тыш проект авторлары гаилә башлыгы тарафыннан җәберләнгән гаилә әгъзаларын участок инспекторлары карамагына да тапшырмакчы.

“Без хатын-кызлар колониясендә тикшеренү уздырдык. Анда көн күргән 70 ханым ирләрен үтергән өчен хөкем ителгән. Шуларның 60 проценты, кыйналып, рәнҗетелеп яшәүгә түзә алмыйча, шушы адымга баруларын сөйләде”, – дигән “Екатерина” кризис үзәге башлыгы Ольга Селькова. Шуңа күрә Иҗтимагый палата вәкилләре гаиләдәге җәбер-золымнарны тыю турында махсус закон да кабул итәргә кирәклеген искәртә. Бүген дөньяның 140 илендә шундый закон гамәлдә инде


Фикер өстәү