Геленджикта үзәк базарда янгын чыгу нәтиҗәсендә 25 павильон янып беткән

Алдан хәбәр иткәнчә, кичә Геленджикның үзәк базарында зур янгын чыккан иде. Бүген исә, әлеге янгыннан килгән зыянны исәплиләр.

Регионның ашыгыч хезмәтләре хәбәр иткәнчә, янгында берәү дә зыян күрмәгән, базардан меңнән артык кеше эвакуацияләнгән булган. Ләкин күп кенә бизнесменнар үз товарларыннан колак каккан. Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләрен махсус комиссия билгели.

Бу янгынны берничә сәгать сүндерделәр. Янгын мәйданы 300 квадрат метр тәшкил иткән.


Фикер өстәү