Хәсәншәех авылындагы янгында исән калган гаилә: «Барысын да яңадан башлыйбыз»

Арча районының Хәсәншәех авылында гомер итүче Лилия һәм Данил Әхмәтовлар биш балалары белән санаулы минутлар эчендә йорт-җирсез кала. Ярый әле үзләре уттан чыгып котыла…

Янгын 23 август төнендә булган.

– Ул көнне олы улыбыз телефонда уйнап утырды. Төнге унбер тулып 15 минут киткән иде. Берзаман аның: “Әти, анда нидер кычкыра”, – дип  эндәшүенә уянып киттем. Баксаң, янгыннан саклау өчен куелган сигнализация эшләгән икән. Андый  җиһазларны күп бала тәрбияләнгән гаиләләргә бушка куеп чыкканнар иде, – дип сөйли Данил. – Төтен исен сизсәм дә, янгын чыккандыр дип башыма да китермәдем. Тышка карасам, мунча ягында ялкын күренә. Ишекне ачып җибәрүгә, ялкын бәреп керде. Мин шул чакта пешкәнмен. Кире ишекне япмакчы да булдым, әмма өйгә ут кереп өлгергән иде инде.

Документларны җыеп, балаларны чыгарган арада, утны күреп, авыл яшьләре килеп җитә. Әмма ялкын бик тиз тарала. Сүндерергә өлгермиләр. Өй, Әхмәтовларның җыйган бар мал-мөлкәте көлгә оча. Янгыннан соң барлык иске-москыны түккәч, фундамент кына утырып кала.

– Утның каян чыкканын да белмибез. Ул көнне мунча да якмаган идек. Безнең гаиләдә кичке 9дан соң барлык электр җиһазларын уттан алып, сүндереп кую гадәте бар. Бу көнне дә шулай эшләдек. Күрәчәктер инде. Йорт-җир янып бетсә дә, әле ярый гаиләм исән дип сөенәм. Үземнең яралар да төзәлә, – ди Данил. – Район, авыл хакы, туганнарыбыз бик ярдәм итте. Арчаның  күп кенә оешмалары, булышабыз, дип тора. Кирпеч бирәбез, диючесе дә, ут кертергә вәгъдә бирүчесе дә бар. Ярдәм сорамыйча да булмый. Бернәрсәсез калдык бит. Әле бит өебезне яңа гына салып чыккан идек.

Әлегә Әхмәтовлар Данилнең әниләрендә яши. Ул йорттагы җиде кеше янына тагын җидәү сыйган. Сабыйлар бик тә үз йортларын сагына икән.

 

Бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Лилия Лотфрахман кызы Әхмәтова исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 5336 6900 5785 5183.

 

Сүз уңаеннан, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе, күп балалы, имин булмаган һәм авыр хәлдә калган гаиләләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар яши торган фатирларга һәм шәхси йортларга янгын турында автоном хәбәр бирү системасы кую өчен, хәйрия чарасы уздырырга тәкъдим иткән иде. Әлеге фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Республикада 30 меңгә якын әнә шундый җиһаз урнаштырылган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү