“Хәрәкәт-2019” бәйгесе җиңүчеләре Мәскәүдә Татар яшьләре көнендә игълан ителә

21 сентябрьдә Мәскәүдә Татар яшьләре көне һәм V “Хәрәкәт” яшьләр проектлары конкурсы йомгаклары буенча премияләр тапшыру тантанасы узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Ел саен әлеге конкурста Мәскәү төбәгендә уздырыла торган утыздан артык уникаль проект катнаша. 2019 елгы юбилей елында конкурста Россиядән читтә уздырыла торган проектлар да катнаша. Алар өчен махсус номинация булдырылган.

Иң яхшы проектларны авторлары җиде номинациядә бүләкләнәчәк. Болар: татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча иң яхшы проект, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә иң яхшы проект, яшьләрнең рухи һәм әхлакый тәрбиясе буенча иң яхшы проект, иң яхшы IT һәм милли элементлы бизнес проекты, югары уку йортларының иң яхшы студентлар якташлыгы һәм иң яхшы татар блогеры.

21 сентябрьдә катнашучыларны котлау һәм бүләкләү өчен танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, журналистлар, спортчылар, театр һәм кино артистлары киләчәк.

 


Фикер өстәү