«Иң театраль гаилә» бәйгесе игълан ителде

Әлмәт театры театр сәнгатен яратучы гаиләләр өчен “Иң театраль гаилә” бәйгесе игълан итте. Бу турыда социаль челтәрләрдә театрның рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

Бәйгедә катнашырга теләге булган гаиләләргә «Иң театраль гаилә» көндәлеген бирәләр. Көндәлекләр түләүсез, уңайлы форматта эшләнгән. Көндәлекләрне гаиләсе белән театрга килгән тамашачыларга, кассада алу мөмкинлеге оештырылган.

Театраль көндәлек нәтиҗәләре буенча, 2019 елның ахырында иң театраль гаиләләрне бүләкләр көтә — Казан театрларының спектакльләренә сәяхәт, диелә бу хәбәрдә.

 


Фикер өстәү