Ике авылдашын янгыннан коткарган 28 яшьлек ир-ат: “Мактамагыз, оялтасыз мине”

Мин үземне геройга санамыйм. Әлки районының Садиково авылында яшәүче Григорий Зварич әнә шулай ди. . Григорий белән “ВТ” хәбәрчесе дә аралашты. Каһарман егет бик тыйнак булып чыкты. Үзен ниндидер батырлык эшләгән кеше дип санамый.

Авылларында янгын 14 сентябрьдә булган. Григорий урамнан барганда ут чыккач кычкыра торган сигнал тавышы ишетә. Йорттан төтен чыга, өйдәгеләр исә бу хакта белми дә.

– Мин килеп кергәндә яна башлаган йортта яшәүче Мария ханым мунчага барырга әзерләнеп йөри иде. Ут чыкканын белмәгән дә. Иң элек аңа булыштым. Ипләп кенә урамга чыгарып куйдым. Янгын веранда өлешендә иде. Аннары кире утка кереп, гаилә башлыгын күтәреп алып чыктым. Ул – урын өстендәге кеше, үзе йөри алмый. Соңыннан кыйммәтле әйберләрен, документларын барладым, – дип сөйли Григорий. – Минем хакта беркайда да язмасыннар дигән идем. Хәтта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләренә дә, бу хәбәрне куймагыз, дип әйттем. Үземне батырлык эшләдем дип санамыйм. Әгәр Казанга чакырсалар, дисезме? Юк, бармыйм мин. Оялам. Күңел кушканны үтәгәннән зур вакыйга ясыйсым килми. Әмма сезгә зур рәхмәт, рәхәт булып китте. Мактанып йөри торган кеше түгел мин. Әлки районының ерак бер авылында гомер итәм. Тормышымнан бик канәгать. Хатыным Светлана белән өч яшьлек малай үстерәбез. Бер дә зарланмыйм.

Григорий  атаклы  “Хузангаево” хуҗалыгында механизатор булып эшли. Эшен ярата, хезмәт хакы да җитә икән.

– Авылда беркем дә калдырмады. Үзебез шулай теләдек. Хатыным Светлана да – гади авыл кызы, – ди ул. – Бер тапкыр барып караган идек, шәһәрегез ошамады. Авылыбызда гына рәхәт. Без тынычлык яратабыз.

Сүз уңаеннан, әби белән бабай яшәгән йортка 2019 елның август аенда гына янгын турында хәбәр итү җиһазы куелган булган. Әлеге җайланма 2016 елдан бирле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча хәйрия максатларында күп балалы, тормышы авыр булган гаиләләр, инвалидлар, ветераннар яшәгән йортларга урнаштырыла башлады. Бүген 8330 йортта 29 мең 780 җиһаз куелган. 2016–2019 елларда 16 янгын очрагында әлеге җайланма хәбәр биреп 54 кешене (шуларның 16сы – балалар) коткарып калалар. Быелның августында 9783 йортта 70тән узган ялгыз яшәүче өлкәннәргә дә шушындый җиһазлар куелган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү