Илфак Шиһаповның язмаларынан тупланган китап дөнья күрде

Илфак Шиһаповның язмаларынан тупланган “Кеше эзлим” китабы дөнья күрде. Әлеге китаптан өзекләрне “ВТ” укучысы иң беренчеләрдән булып укыды.

Басма “Тормыш кыйпылчыклары”, “Татарларым”, “Һәр көннең дәвамы бар…”, “Юморескалар”, “Сәхнә әсәрләре” дип аталган бүлекләрдән тора. Анда Илфак Шиһаповның фәлсәфи язмалары, шигырьләре, җырлары, сәхнә әсәрләре урын алган. Аяк астында яткан һәм без күрергә иренгән, бәлки күрергә теләмәгән проблемалар күтәрелгән.
Әлеге басмага кереш сүз язган Марат Кәбиров сүзен ниһаять, дип башлаган.  “Ниһаять, Илфак Шиһаповның саллы гына китабы дөнья күрә. Ниһаять, дим, чөнки Илфак үзе исән вакытта китап чыгарырга бик атлыгып тормады, мөмкинлеге булганда да моны гел чикерә килде. Югыйсә, иҗаты да мулдан, таланты да зурдан иде”, – дигән ул.
Китапның төзүчесе – “ВТ” газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова. “Кеше эзлим” Татарстан китап нәшрияты кибетләренә якын арада сатуга чыга. Сишәмбе, 24 сентябрьдә  “Татар-информ” агентлыгында шул уңайдан матбугат конференциясе була.


Фикер өстәү