IOWA төркеме солисты Казан аэропорты хезмәткәрләреннән зарланган. Ни өчен?

IOWA төркеме солисты Екатерина Иванченкова Казан аэропорты хезмәткәрләреннән үзенең инстаграм-аккаунтында зарланган.

Кызның кыйммәтле габаритсыз әйберләрне багажга тапшырырга туры килүенә ачуы чыккан. Катя җиргә төшкән җиһазлар видеосын интернетта чыгарган. «Нинди коточкыч, безнең кейс төште! Анда инструмент. Аэрофлот, зинһар! Ни өчен шулай!» — дигән комментарийлары ишетелә җырчының.

Җомга кич, 20 сентябрьдә, төркем Казанның Leto ресторанында чыгыш ясады. Солистканың сторизына караганда, концерт яхшы узган.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/21/194020/


Фикер өстәү