Иртәгә Әлфия Авзаловага кабер ташы куялар

Иртәгә, 20 сентябрьдә, 10.00 сәгатьтә Яңа Татар зиратында танылган җырчы Әлфия Авзаловага кабер ташы куелачак. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Җырчының сыны һәм сәхнә рәвешендәге мемориаль композиция — халыкның аның истәлегенә хөрмәт белдерүе», — диде җырчының кызы Зөлфия Авзалова.

Һәйкәлне сынчы Фәнил Вәлиуллин ясаган.

«Җырчының иҗади юлы һәм тормышы — сәнгать өлкәсенә хезмәт куюы яшь буынга үрнәк булып тора. Ул җырлаган татар халык һәм дөнья халыкларының җырлары мәңгегә безнең йөрәктә калачак», — диде легендар җырчының кызы.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, киләчәктә Казанда Әлфия Авзалова исемендәге мемориаль сәнгать үзәге барлыкка килергә мөмкин.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү