«Исерткеч эчемлекләр, киресенчә, яшьләрнең игътибарын ныграк җәлеп итәргә мөмкин»

Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы куәте 16,5 проценттан арткан исерткеч эчемлекләрне 21 яше тулмаган кешеләргә сатуны тыю турындагы закон проекты әзерләгән. Министрлыкның әлеге тәкъдимен төрлечә кабул итүчеләр бар. Яшьләр исерткеч эчемлекләр белән никадәр соңрак танышса, сәламәтлеге өчен шуның кадәр яхшырак булачак, дип аны хуплаучылар да күп. Шул ук вакытта бу адымга бару яшереп сатуны арттырачак, дип каршы чыгучылар да бар.

16 яше тулган кешегә машина йөртү таныклыгы алырга рөхсәт ителә. 18е тулгач, ул гаилә кора ала. Ә исерткеч эчемлекләрне ни өчен 21дә генә кулланырга ярый? Кайбер белгечләргә әнә шул мәсьәлә дә аңлашылмый. Министрлык вәкилләре исә халык арасында уздырылган сораштыруларны телгә ала. Анда 70 процент кеше хәмер сату яшен арттыру яклы. Табиблар да хроник эчкечелек яшьләр өчен аеруча куркыныч, ди. Шуңа күрә алар әлеге закон проекты кабул ителүгә ике куллап риза.

Хәер, теләгән – елан ите ашаган. Кибетчеләр әлеге тәкъдимне әнә шулай дип каршы ала.

– Мондый закон кабул ителгән очракта да, аның тиешенчә эшләвендә шикләнәм. Теләге булган кеше барыбер җаен табачак. Сатучылар, әлбәттә, законга каршы барып, үз өсләренә җаваплылык алмаячак. Шулай да бик теләсә, 21 яше тулмаган кеше исерткеч эчемлекне башка берәүдән дә алдырта ала бит, – ди авыл кибетендә сатучы Зәлия Галимова.

Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгының да әлеге тәкъдимгә үз фикере бар. Алар проектны хупласа да, “без тыяюларга сак карыйбыз” , ди.

– Без тыюларның сыйфатсыз товарны законсыз сатуга китерергә мөмкинлеген аңлыйбыз. Бу исә, киресенчә, яшьләрнең игътибарын ныграк җәлеп итәргә мөмкин. Шуңа күрә сәламәт яшәү рәвешен активрак пропагандаларга кирәк. Яшьләр эшләре министрлыгы шушы юнәлештә эшли дә инде, – диелә министрлык  җавабында.

 


Фикер өстәү