“Ишекне ватып керерлек булдык” Яңа фатир эзләгәндә, нәрсәгә игътибар итәргә?

Баш өстендә түбәң булсын! Без кечкенә чакта, сәдака илткәч, Бикә әби гел шул сүзне кабатлый иде. Бу сүзнең никадәр әһәмиятле икәнен еллар узгач кына аңлыйсың. Фатирлы булыр өчен, теләк кенә түгел, кесә тулы акча да кирәк, урау юллар узасын да онытасы түгел. Кыскасы, барысына да әзер булырга.

Тапмыйча сатмаска!

Сер түгел, фатирын сатканда, ярык тагарак алдында утырып калучылар да, алганда, акчасын җилгә очыручылар җитәрлек. Игътибарлы булу кирәк. Әгәр документ эшләрен аңлап җиткермисең икән, бу эшнең махсус осталары бар. Гөлшат Хәмитова, хәзер инде үзем бу эштә башкаларга киңәш бирә алам, ди. Күптән түгел алар яңа фатирга күчкән. Көтелмәгән хәлләр белән дә очрашырга туры килгән.

– Без фатирны кредитка алырга планлаштырдык. Җыйган акчабыз юк иде. Иң беренче эш итеп, банкның ипотека бүлегенә иремнең дә, үземнең дә эш урыннарыннан 2 НДФЛ белешмәсен алып бардык, – дип сөйли Гөлшат. – Барысын да җайлагач, банктан “кредит бирә алабыз” дигән җавап килде. 15 ел буе ай саен 20000 сумнан артык акча түлисебезне исәпкә алмаганда, монысы иң җиңеле булган икән. Шуннан соң фатир эзли башладык.

Иң элек элек үзләре яшәгән йорт тирәсеннән белешәләр. Янәсе, балалар бакчасын да, мәктәпне дә алыштырасы булмасын.

– Фатирлар күп, әмма үзеңә кирәклесен эзли башлагач, сайлап алу җиңел түгел икән. Ерып чыгарлык булмаганын аңлагач, риэлтор белән эзли башладык. Акча ягы да мактанырлык түгел, шуңа фатирны икенчел торак базарыннан алырга карар кылдык. Яңа гына төзелеп килә торганнарына бердән, ышанмадык, икенчедән, балаларыбыз булгач, шунда ук күченеп яшәрлек урын эзләдек. Казан эчендә ике бүлмәле, 43 – 47 квадрат метрлы фатир бәяләре 3 миллион 200 мең сумнан башлана. Ике атна буе үзебез теләгән фатирны эзләдек. Яңалары кыйммәт, арзаннары иске йортта урнашкан. Аптырагач, шәһәр читеннән эзләргә булдык. Биредә ике бүлмәле 58 квадрат метрлы фатирны 2 миллион 900 мең сумга да алып була. Берсе күңелгә хуш килде. Кыскасы, ризалаштык. Барып сөйләштек, 30 мең сум акчаны түләп куйдык. Без алмасак, әлеге акча фатир хуҗасында кала. Әгәр ул башка кеше тапса, безгә 60 мең сум кайтарып бирә. Акча түләдең дә, фатирны рәсмиләштердең түгел. Элек торган бүлмәне сатканда, балаларның яшәр урыны булачак дигән белешмә кирәк. Моны теркәлеп торган районның опека бүлеге эшли. Иң зур кыенлык шулдыр, мөгаен. Документлары 15 көнсез әзер булмый, диделәр. Әле кайчагында өч атна да көтәсе икән. Дөрес, тизләтергә дә була икән. Анысы өчен белгән кешеләр 15 мең түләргә киңәш итте. Тик чыгымнар болай да җитәрлек. Көтәргә булдык, – дип сөйли Гөлшат.

Чыгымнар моның белән генә бетми. Сатып алучы кеше булачак фатиры турында ЕГРЛдан белешмә алырга тиеш. Кулыңда аласы фатирыңның бар документлары булу, банктан кредит алган очракта, аның биреләчәге турында язу кирәк.

– Була дигәндә генә, 10 мең сум акчабызны алдан түләттергән риэлторыбыз юкка чыкты. Кулда килешү дә юк. Шалтыраткач, телефоны сүнгән иде. Чарасызлыктан башка кешене эзләп таптык. Ниһаять, кирәкле документлар кулга кергәч, без сату-алу килешүен көтә башладык. Ике көн кала, йорт хуҗасының иренең авырып киткәнен әйттеләр. Әмма хуҗа ханым фатирны барыбер сатачагын әйтте. Ышандык инде, үзебез бу вакытта туганнарыбызда көн күрәбез. Тик насыйп булмаган икән. Иртәгә алабыз дигәндә генә, фатир хуҗасыннан хәбәр килде: ире вафат булган. Шулай итеп, без аласы фатирны сатмаячаклары билгеле булды. Яңасын эзли башладык. Кәгазьләрне дә яңабаштан җыярга кирәк булды. Монысы – янә өстәмә чыгым дигән сүз. Банктан аласы кредит кына күңелне өметләндереп тора, – ди Гөлшат. – Фатир да табылды. Бу юлы ир белән хатын аерылышкан, фатир бүләләр. Шуңа тиз һәм арзанга саталар. Фатирга бүген үк кереп яшәргә була, диләр. Әмма барыбер алар әйткәнчә тиз генә булмады. Опека бүлегендәге кәгазь тоткарланды, нотариуста буш көн туры килмәде. Фатирның яңа хуҗа исеменә күчүе өчен 5 көн кирәк. Әмма бу эшне дә тизләтеп була икән. Электрон рәвештә гариза бирсәң, 1200 сумга шул ук көнне ясап бирәләр. Әмма хуҗа кеше ачкычны тиз генә бирергә ашыкмады. Баксаң, банктан акча күчмәгән икән. Шимбә көн булса да, кредит биргән менеджерны эзләп киттек. Баксаң, бу хезмәткәр акчаны минем картама күчерергә оныткан икән. Анысын да хәл иттек. Кыскасы, без ике ай дигәндә генә үз фатирыбызның бусагасын атлап керә алдык. Дөрес, беренче көнне үк башта лифтта бикләнеп калдык, аннары бик озак ишеген ача алмадык. Башка төрле уйлар керсә дә, чигенергә инде соң, ә без ишекне ватып булса да керергә әзер идек. Хәл дә калмады. Ике фатирга дип документ җыярга, риэлторларга түләргә 80 мең сум акчабыз китте.

Сүз уңаеннан, фатир сату-алуда риэлтор ярдәме 50 мең сумнан башлана. Агентлык аша эш йөртсәң, берничә мәртәбә күбрәк түлисе.

Күчемсез милек агентлыгы белгече Лилия Шәмсетдинова:

– Фатир сатып алучыларның күбесе икенчел торак базарын сайлый. Яңа йортта бәяләр дә кыйммәт. Бу очракта күпләр эчке эшләре башкарылмаган фатир алырга тырыша. Андый фатирлар уртача 2 миллион сумнан башлана. Дөрес, фатирның ничәнче катта булуына, йортның кайда урнашуына, нинди материаллардан төзелгәненә, бу эшне башкарган оешмага карап, бәяләр үзгәрә.

Икенчел базардан риэлтор ярдәменнән башка фатир алырга уйлаган кешеләргә аеруча сак булырга, кайбер кагыйдәләрне белергә кирәк. Беренчедән, фатир турында белешмә җыярга киңәш ителә. Күчемсез милекнең хуҗалары, анда теркәлгән кешеләр турында мәгълүмат туплау өчен, милекче хокукы турындагы документ йә йорт кенәгәсеннән белешмә алырга була. Шулай ук Бердәм дәүләт реестрыннан алынган белешмә дә объект турында шактый мәгълүмат бирә. Шуннан соң гына торакның хуҗасы кем булуын, фатир “обременение”дә түгелме икәнлеген, залог буларак берәр банкта исәптә тормыймы, бурычлар өчен йортка арест салынмаганмы икәнен дә белергә мөмкин. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен йорт хуҗасы исеменә җыелган бурычларны Суд приставлары федераль хезмәте аша белергә була. Сатучының тулысынча үз акылында, эшкә сәләтле икәненә инаныгыз. Акылга җиңелрәк кешеләр белән опекуны рөхсәтеннән башка төзелгән сату-алу килешүе дөрес түгел дип санала. Йортның техник торышы аерым игътибар таләп итә: законсыз төзелешләр, өй эчендә үзгәрешләр булмаганмы, йортның түбәсеннән су үтмиме, тәрәзәләр кайсы якка карый, кыскасы, барлык нечкәлекләрне дә исәпкә алырга кирәк. Әгәр дә йорт документларының дөреслегеннән шикләнсәгез, сатучы сездә ышаныч уятмаса, килешүне имзаларга ашыкмагыз.

 Фатир алганда:

– Карамыйча, җентекләп укымыйча, бер генә документка да кул куймагыз;

– фатирның мәйданына игътибар итегез;

– фатирның бүгенге хәле, ремонты ничек, сатып алгач ук яшәргә мөмкинме икәнлеген белешегез;

– йортның категориясен (“хрущевка”мы, “сталинградка”мы, “ленинградка”мы) ачыклагыз;

– мирас булып калган фатирны сатып алган очракта да сак булырга кирәк. Бераздан фатирга дәгъва кылучылар килеп чыгарга мөмкин;

– фатирда кемнәр теркәлгән, алар кайчан пропискадан төшәчәген сорагыз;

– күршеләрнең кем булганын белеп тору да комачау итмәс. Янәшәдә машина кую урыны, балалар бакчасы, мәктәп бармы?

 

Казанда моңа кадәр кулланылышта булган ике бүлмәле (43 – 61 кв метр) фатир бәяләре:

– Совет районы: 2150000 – 4500000 сум;

– Яңа Савин районы: 3500000 – 5800000 сум;

– Мәскәү районы: 2200000 – 3500000 сум;

– Авиатөзелеш районы: 2670000 – 4600000 сум;

– Вахитов районы: 3800000 – 6700000 сум;

– Киров районы: 2300000 – 4900000 сум;

– Идел буе районы: 2670000 – 7800000 сум.

Яңа салынучы торак комплексларында кв метр бәясе 60 мең сумнан башлана.

Яңалык

Россиядә 31 июльдән башлап күчемсез милекне дәүләт теркәвенә куйганда яңалыклар бар. Ул фатирда өлешләре булган кешеләргә кагыла. Кайбер очракларда нотариустан таныклык кирәк булмаячак.

Мондый мөмкинлек түбәндәге кешеләргә бирелә:

– фатирны сатканда, өлешләре булган кешеләр (барысы да) бер сату-алу килешүе ясаганда;

– ипотекага алынган фатирда өлешләре булган барлык кешеләр бер сату-алуны хәл иткәндә;

– ипотекага фатир алып, кредит оешмалары белән килешү төзегәндә.

Милек сатып-алу эше гадиләштерелсә дә, алданмаска кирәк. Фатирдагы барлык хуҗаларның санын белер өчен, белгечләр ЕГРНнан белешмә алырга киңәш итә. Моны күпфункцияле үзәкләрдә эшләргә була.

– Нотариаль таныклыгы булган килешүләр күбрәк гарантиягә ия, ләкин моның өчен акча кирәк. Кешеләр кайчак үз өлешләрен бүләк итә, башка гамәлләр эшли, ә анда яшәүче кеше, чынлыкта, фатирдан куыла. Шушындый тәртипсезлекләр булмасын өчен, мәҗбүри нотариаль раслау кертелгән иде, – ди Росреестрның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү