Йолдызнамә | 2 – 8 СЕНТЯБРЬ

 

Кучкар (21.03 – 20.04) Яшь буынга күз-колак булу авырга туры киләчәк. Балалы кешеләргә сабырлык бирсен!.. Ялгыз Кучкарлар исә насыйп ярларын табачак. Әйтергә кирәк, бу чорда урнаштырылган элемтәләр гаять нык булачак.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Күңел төшенкелеге һәм берникадәр шомлану уңайсыз хәлдә калдырырга мөмкин. Юкка гына! Хәер, шулай икәнен үзегез үк кызыклы гына бер очрашуда аңлап алырсыз һәм шунда ук мөһим нәтиҗәләр дә чыгарырсыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бу көннәрдә берәрсе белән сүзгә керсәгез, тизрәк татуланышу ягын карагыз. Озакка сузылган “дошманлык” зур зыян салырга мөмкин чөнки. Беренче чиратта, сезнең үзегезгә… Эштә алдыгызга катлаулы бурыч куярга мөмкиннәр. Ризалык биргәнче, әйбәтләп уйлашыгыз.

Кысла (22.06 – 22.07) Нәрсәләрдер сезнеңчә килеп чыкмаса, борчылмагыз. Озакламый барысының да яхшыга гына икәнен аңлаячаксыз. Беркатлылыктан качыгыз: тирәгездә үзегезне төп башына утыртырга җыенып йөрүчеләр пәйда булыр шикелле.

Арыслан (23.07 – 23.08) Булмас инде болай булгач, дип, күптәннән кул селтәнгән акча-макча кинәт кенә килеп төшәр. Аннан килеп, алдан планлаштырып куелмаган сәфәргә чакыру алу ихтималы бар. Ризалашыгыз. Бигрәк тә ял турында сүз барса.

Кыз (24.08 – 22.09) Үткәндәге бик якын бер кешегез белән көтмәгәндә генә очрашып күрешерсез сыман. Әлбәттә, бу күңелегездә бик зур хис-тойгылар ташкыны китереп чыгарыр. Әмма эчке халәтегезне сиздермәскә тырышыгыз. Юкса үзегезне дөрес аңламаска мөмкиннәр…

Үлчәү (23.09 – 23.10) Бик нәтиҗәле чор. Хәер, өйдә бернигә дә җитешә алмаячаксыз, аның каравы, эштә бик күпләрнең борынына чиертәчәксез. Әҗере дә шәп булачак һәм ул озак көттермәячәк. Атна ахырында күптәннән сезне борчыган бер мәсьәләгә ачыклык кертеләчәк.

Чаян (24.10 – 22.11) Хезмәт урынында – күңелегезгә сары май булып ятардай үзгәрешләр! Ә бит, чыннан да, сез моңа лаек! Гаиләдә дә барысы да бик әйбәт: бердәнберегез үзегезгә бик матур бер сюрприз әзерләячәк.

Укчы (23.11 – 21.12) Үзегезне бернигә дә өлгерә алмагандай кешедәй сизәрсез. Өлешчә, чыннан да, шулай бу. Шуңа күрә итәк-җиңнәрне җыегыз да – алга! Өстәвенә әле балаларыгыз да гадәттәгедән күбрәк игътибар таләп итәр. Шуңа кайбер эшләрне кичектерергә әзер торыгыз.

 Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Бу тормышта үзегез көткән үзгәрешләрне әлегә кичектереп тору әйбәт – моның өчен уңайлы чор түгел. Эштә хезмәттәшләрегез белән әйткәләшеп алу куркынычы бар. Әйттем исә кайттым, диегез дә, бәхәсне шуның белән туктатыгыз. Юкса бозылышу озакка китәчәк…

  Сукояр (21.01 – 19.02) Көчегездән килмәгәнгә алынмагыз. Беләсезме: эштә “янмас” өчен кайвакыт бурычлар белән бүлешү зыян итми генә түгел, кирәк тә. Атна ахырында сөенечле бер яңалык ишетерсез.

 Балык (20.02 – 20.03) Бу чорга корган планнарыгыз бик үк барып чыкмас: якыннарыгыз уңайсыз хәлдә калдырыр төсле. Аның каравы, эш урынында абруегызны үстерердәй хәлләр булып алачак. Бу исә хезмәт хакында да чагылыш тапмый калмаячак!

 


Фикер өстәү