Күңел күзен ачтылар. “Ярдәм” хәйрия фонды Президент грантына 225 кешене укыткан

“Ярдәм” хәйрия фонды узган ел “Йөрәк белән күрергә һәм ишетергә” проекты буенча Россия Президентының 10 миллион сумлык грантын откан иде. Аңа 12 миллион сум меценатлар акчасы өстәлгән. Грант акчасына күрмәүчеләр өчен курслар оештырганнар.

– Укыту курсларын ун ел элек тә үткәрә идек, ләкин хәзер кешегә хәреф таныту, компьютердан башлангыч программаларны гына өйрәтү җитмәвен аңладык. Күрмәүчеләр дә катлаулы программаларны да үзләштерә, шуның ярдәмендә акча эшләүчеләр дә бар, – ди “Ярдәм” хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова. – Белем бирүдән тыш, төп максатыбыз: кешедә яшәргә өмет, үзенә ышаныч уяту.

Президент грантына биш курс оештырып, барлыгы 225 кеше укытканнар. Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр килергә теләк белдергән. Ул курсларда булып киткән кешеләр үз җирлекләренә кайткач, башкаларга  сабак бирә башлый. Чечня, Ингушетия һәм башка республикаларда шуңа охшаш хәйрия үзәкләр булдырганнар.

Бурятиядән килгән Зинаидага музейларда, театрларда йөрү бик ошаса, Кузбасс кызы Гөлнурның укыту программасы күңеленә хуш килгән. “Ул безне төрле яктан савыктыруга юнәлдерелгән. Күбебез өйдә чакта каядыр чыгып йөри алмый, үз эченә йомылып утыра. Безнең дә яшәүгә, эшләргә омтылыш зур.  Үзәктә Брайль системасы буенча укырга өйрәндек, бер-беребез белән аралаштык. Белгечләр психологик яктан да,  мораль яктан да терәк булды”, – ди Гөлнур.

Фәнүзә ханым Оренбургның Орск шәһәрендә яши. Әлеге үзәк хакында танышларыннан ишеткән. Ул биредә үзен балалар бакчасындагы кебек хис иттем ди, чөнки тәрбиячеләр гел булышырга әзер торган. Ростовтан килгән Алла Бирюкованың да сүзләре уйланырга мәҗбүр итә. “Тормышым шулкадәр авырайган иде, хәтта яшәү тукталган кебек тоелды. Казандагы “Ярдәм” үзәгендә яңадан туган кебек булдым. Мин – ялгыз түгел, тирә-юньдә яхшы, игелекле, кеше кайгысын кабул итә белүчеләр дә бар икән. Сез күңел күзен ачтыгыз. Рәхмәттән башка сүзем юк ”, – ди ул.

Татарстан Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин да чыгышында шул якка басым ясады. Аның фикеренчә, республикада хәйрия оешмалары күп, ләкин “Ярдәм” уникаль булуы белән башкалардан аерылып тора. Аның хәйриячелегенә савыктыру, белем бирү, әхлакый, мәдәни принциплар да салынган. “Сез кешене укырга гына түгел, яшәргә дә өйрәтәсез”, – диде ул.   Курсларга килүчеләрнең иң яше – 18дә, иң карты – 89 яшьтә. “Йөрәк белән ишетергә һәм күрергә” проекты тәмам. Фонд киләчәктә дә әлеге эшчәнлеген дәвам иттерәчәк. Күрмәүчеләрдән тыш, коляскада хәрәкәт итүчеләр, ишетмәүчеләр белән шөгыльләнәчәкләр. Алар да “Ярдәм”гә таяна ала.

Фәния Арсланова       


Фикер өстәү