Күрү сәләтен ничек саклап калырга? | Күрү начарлануның сәбәпләре

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы соңгы елларда күрү сәләте начарланган кешеләр санының шактый артуын белдерә. Шулай дәвам итсә, киләсе 10 елда Россия халкының 70 проценттан артыгы күзлекле булачак. Күпләр фикеренчә, компьютерда эшләү, гаджетлар белән мавыгу күзгә аеруча зур зыян китерә.

– Кешенең күзе фотоаппарат кебек, – ди югары категорияле табиб- офтальмолог Рамил Гыймранов. – Җемелдәвек нокталардан тоган экранда төгәл сурәт ясау өчен, күз даими рәвештә фокусны үзгәртеп торырга мәҗбүр. Шуның аркасында энергия һәм родопсин дип аталучы күрү пигменты артык күп сарыф ителә. Киеренкелекне киметергә махсус күзлек ярдәм итә ала. Андый күзлектә мониторларның төс чыгару үзлекләрен күзнең спектраль сизгерлегенә тәңгәлләштерә торган фильтрлар бар. Күрү сәләтен яхшыртырга түбәндәге ысул да файдалы. Кәгазьгә бастырылган текстны кулга тотып, акрын-акрын (хәрефләр танылмый башлаганчы), күзгә якын китерегез. Бу вакытта күз мускуллары киеренке хәлгә килә. Карашны аермыйча, текстны кул сузымы кадәр арага ерагайтканда, алар йомшара. Күнегү 2-3 минут дәвамында берничә тапкыр ясала.

Укыганда, башны имәскә, ә кәгазьне күздән 30 см ераклыкта тотарга тырышыгыз. Күз карашы дәфтәр яки китапка туры почмак ясап төшсә, бигрәк тә яхшы, ягъни өстәл өсте элекке парталар кебек авышрак булырга тиеш.

Күрү начарлануның сәбәпләре

1. Күзнең лайлалы тышчасы кибү. Предметлардан кире кайтарылган яктылык нурын үткәрүче үтә күренмәле тышчаның чиста булуы бик мөһим. Аны махсус сыеклык даими дымландырып торырга тиеш. Ә лайлалы тышча коры булганда, без начаррак күрәбез. Шуңа күрә кайчак бераз елап алу да

зыян итми. Составы күз яшенекенә охшаш булган дару тамызырга да мөмкин.

2. Челтәр катлауның картаюы. Күзнең челтәр катлавындагы күзәнәкләрдә яктылыкка сизгер пигмент (родопсин) бар. Олыгая-олыгая, ул пигмент таркала, һәм без начар күрә башлыйбыз. Картаю процессын акрынайту өчен, А витамины булган ризыклар: кишер, сөт, ит, балык, йомырка ашарга кирәк. Истә тотыгыз: А витамины бары тик майда гына эри, шуңа күрә майлы азыклардан бөтенләй үк баш тартырга ярамый. Кара җиләктә дә (черника) күрү пигменты таркалуны тоткарлый торган матдә бар.

3. Күз мускулларының эшсез торуы. Без күрә торган әйберләрнең сурәте күз эчендәге линзаның – хрусталикның – кәкрелегенә дә бәйле. Әйбернең ерактарак яки якындарак булуына карап, хрусталикны әйләндереп алган мускуллар аны йә кабарынкырак, йә яссырак булырга мәҗбүр итә. Әгәр гел бер урынга – китапка яки экранга гына текәлеп утырсак, аны идарә итүче мускуллар шәлперәя һәм көчсезләнә. Мондый хәл булмасын, дисәгез, күз мускулларын эшләтергә кирәк.

4. Кан әйләнеше бозылу. Күзнең челтәр катлавы – бик нәзберек әгъза, кан әйләнеше аз гына бозылса да, ул зыян күрә. Челтәр катлауда кан әйләнеше начарлану төрле чирләр китереп чыгарырга мөмкин. Моны булдырмас өчен, күзләрегезне даими тикшертеп торыгыз. Табиб кан тамырларын яхшыртучы дарулар билгеләр яисә махсус диета тәкъдим итәр. Кан әйләнешендә тайпылышлар булган очракта, эссе мунча яки саунадан, барокамера процедураларыннан баш тартырга туры килер.

5. Күзләргә артык көч килү. Челтәр катлауның күзәнәкләре көчле яктылык төшкәнне дә, яктылык җитмәүне дә авыр кичерә. Шуңа күрә җәй көне кояштан саклый торган күзлек кияргә гадәтләнегез. Шулай ук караңгылы-яктылыда вак әйберләр белән эш итеп, укырга-язарга тырышып, күзегезгә көч китермәгез. Транспортта укудан да тыелырга кирәк. Тирбәлеп бару һәм яктылыкның тигез төшмәве күзгә зыянлы.

Гимнастика

1. Күзләрне йомарга да зур итеп ачарга. 30 секунд ара белән 5-6 тапкыр кабатларга.

2. Башны бормыйча гына, 1-2 минут ара белән 3 тапкыр өскә, аска, як-якка карарга. Күзне йомып та шулай итәргә.

3. Күз алмаларын боҗра буйлап: аска, уңга, өскә, сулга, аннары кире якка таба әйләндерергә. 1-2 минут ара белән 3 тапкыр кабатларга. Күзне йомып та шуны ук эшләргә.

4. 3 – 5 секундка күзләрне чытырдатып йомарга, аннары 3 – 5 секунд ачып торырга. 6 – 8 тапкыр кабатларга.

5. Бер минут дәвамында күзләрне тиз-тиз йомып-ачып алырга.

6. Тәрәзә янына килеп басарга да күз белән пыялада берәр нокта табарга (кечкенә генә төртке ясап куярга да була). Карашны күрше йорт антеннасына яки ерактагы агач башына күчерергә. Берничә тапкыр әле якындагы, әле ерактагы ноктага карарга.

  •  Сан:
    Россиядә һәр икенче кешенең, шул исәптән балаларның да күзе начар күрә. Беренче сыйныфка укырга баручыларның 5 проценты ерактан күрми. Унберенче сыйныфта андыйлар – 25 – 30%, ә вуз тәмамлаганда 50 – 70% була.

Фикер өстәү