Көненә 100 сумга тукланып буламы? «ВТ» хәбәрчесе көненә 100 сумга ашап карады

Соңгы арада ашау өчен киткән чыгымнар турында еш сөйләнелә. Кайберәүләр, теләгәндә, 100 сумга да яшәп була, дигән фикердә. “ВТ” хәбәрчесе гаиләсе белән кеше башына көненә 100 сумга ашап карады. 

“Миңа җитә, кала да әле”

Казанда яшәүче 68 яшьлек Нәсимә апа Садыйкованың айлык пенсиясе – 9800 сум. Ялгызы гына яши. Пенсиясенең 4 меңгә якыны коммуналь хезмәтләргә китә. Оныгына кредитка ноутбук алып биргән, ай саен 2800 сум түләп бара. Шулай итеп, яшәргә 3 мең сум акчасы кала Нәсимә апаның. Авылдан күчтәнәч килмәсә, бик авыр булыр иде, ди ул.

– Иртән торгач, ботка пешереп ашыйм. Ул тамакны ачтырмый. Төш вакытында тиз пешерелә торган ашка ияләштем. Шуны алам. Кичкә итле ризык ашамыйча булмый. Кибетләрдән тавыкның аш өчен дип әзерләнгән өлешен күп итеп алып кайтып куям да, бер кисәген салып, шулпа кайнатам. Миңа бер бәрәңге дә бик җиткән. Кайчак ярма салып җибәрәм, – ди ул. – Сөт ризыкларын бик яратам. Анысын бер кибеттә бушлай бирәләр. Акча да янга кала, ризык кадере дә арта. Барыбер чүплеккә аталар бит. Шулай итә торгач, 3 мең сумнан акчам да кала.

Җитми калды…

Нәсимә әби ашаудан канәгать. Ә көне буе тыз-быз чабучы бала-чагага, эшкә йөрүче кешегә көненә 100 сумлык ризык җитәме? Без моны гаиләбез белән тикшердек. Барыбыз да өйдә булсын дип тәҗрибә өчен атна ахырын сайладык.

Иң элек 4 кешелек гаилә өчен иртәнге аш әзерләдек. Дөге боткасын сайладык. 900 грамм кап 42 сум тора. Безгә аның  яртысы җитте. Сөтнең 1 литрын 28 сумга алдык. Уртасына берәр кисәк май салып, тәмләп ашадык. Ризыкны әзерләү 49 сумга төште. Чәйне ак май сылаган ипи белән эчтек. Тамак туйгандай булды. Шулай итеп, дүрт кешенең иртәнге ашына барлыгы 115 сум китте.

Төшке ашка исә, ризыкны төрләндереп, фрикадельки белән токмач пешерергә булдык. Әлбәттә, итнең арзанлысын – тавык түшен алдык. Шуңа бер суган ваклап турап, тәменә карап тоз, борыч өстисе. Шуннан соң табаны майлап, иттән түгәрәк шарчыклар ясап, пешерергә куясың. Бераз гына су өстәп җибәрәсең. Гарнир өчен токмач кирәк. Аны суда пешереп алуның бер авырлыгы да юк.  Бу ризыкны әзерләү өчен 162 сум акча җитте. Әле тавык түшенең сөяклесен алып, үзең чистартсаң, арзангарак та чыгар иде.

Иртәнге һәм төшке ашны пешергәннән соң, кесәдә дүрт кешегә 123 сум калды. Кичке якта кәбестә ашы пешерергә булдык. Шулпа өчен тавыкның ашка дигән өлешен алдык. Бер килограммы 58 сум тора, без исә 500 граммыннан пешердек. Ашка бер суган, бер кишер салып җибәрдек. Өч бәрәңге әрчедек. Кәбестә турап салдык. Кәбестә ашына 54 сум кирәк булды. Чәйгә берәр камыр ризыгы да пешереп була бит әле. Әйтик, алмадан шарлотка. 2 алманы вак итеп турап, эчлек әзерлибез. Иң элек 2  йомырка сытабыз, шуңа 100 грамм шикәр комы, 100 грамм он кушабыз. Барысын бергә болгаткач, кашык очына салып камыр кабарткыч һәм 20 грамм май салына. Табаны майлап, әзер катнашманы мичкә озатабыз. Монысын сумнарга күчергәч, чыгымы 33 сум чыкты.

Кесәдә 36 сум акча калды әле. Җәйге салат ясап куярга була. Ике кыяр белән бер зур помидорны турап, моңа әз генә тоз сибеп, сыек май салып җибәрәбез. Барысын бергә исәпләгәч, тагын  26 сум китте.

Кесәдә 9 сум калды. Бик тырышсаң, күңелеңне биреп пешерсәң, бер кешене 100 сумга көнозын ашатып була икән. Әмма өстәлебездә җиләк-җимеш, сөт ризыклары булмады, кәнфит-мазар белән сыйлана алмадык. Ә без шуңа ияләшкән. Кыскасы, тамак туйса да, күз туймады.

“Елга бер алам да, шул җитә”

Авылда яшәүче кешеләр көненә ничә сум акча тота соң?  Кукмара районының бер авылында яшәүче Гөлүсә апа (акча мәсьәләсенә килеп төртелгәч, авыл кешесе фамилиясен әйтергә теләми – Г.Ш.) белән сөйләштек.

– Ел башында ике капчык он, ике капчык шикәр алып куям, – диде ул. – Токмач, ярма, май ише әйберләрне дә күпләп алабыз. Боларга 6-7 мең сум китә. Ә аннары ашап кына яшибез. Сыерыбыз бар, сарыклар тотабыз. Йорт казларым да, тавыкларым да үзләре бала чыгара. Сөт булгач, әллә ниләр кыландырып ятам. Сыр да ясыйм, эремчек тә. Каз маен әрәм итмим. Ризыкны шуның белән генә пешерәм. Итне сатып алмыйбыз. Бакчада яшелчәне күп итеп үстерәм. Бәрәңге – үзебезнеке, кишер, суганны сатам да әле. Кышка яшелчә салатларын да, кайнатмаларны да күп итеп ясыйм.  Начар яшәмибез, тәмле ашыйбыз. Гел тәмледән-тәмлене пешерәм, ипине үзем салам.

Гөлүсә апа маллар үстерүен, аларга киткән азык, яшелчә, җиләк-җимеш табынга эләккәнче күпме хезмәт кергәнен әйтеп тормады. “Боларны эшкә санагач, көнозын нишләп ятарга кирәк?  Хәрәкәтләнү – сәламәтлегебез өчен”, – дип өстәп куйды.

Казанда да алар кебек яшәүче гаиләләр бар икән. Ләйсән (Чүпрәле районыннан), ашар өчен акча аз тотабыз, ди. Атнасына 100 сумга да ашап була дип шаккатырды. Бар ризык авылдан килгәндә, әлбәттә.

– Әти белән әни төяп җибәрә. Йомырка, ит, бәрәңгедән кала, кибет ризыклары да алып җибәрәләр. Әни хәтта ипине дә үзе пешереп куйган була. Аның икмәге өч көнгә җитә, шуннан соң мин үзем берне чыгып алам. Бездә сөт эчүче юк. Әмма авыл каймагы белән эремчек ашыйбыз, – ди ул. – Болай акча кысмас идек, ипотека түлибез. Ике як әти-әнинең акчалата булышыр мөмкинлеге булмагач, безгә ризык белән ярдәм итәләр.

“Организм үзе сорый”

Кыскасы, көненә 100 сумга, хәтта арзангарак та тукланып була. Әмма андый ризык белән ерак китеп буламы? Бу сорауны табибларга бирдек.

– Төрле кешеләр бар. Кайберәүләр акчасын кызганып та, ашаудан тыела. Әмма аннары бер кочак чир килеп чыга. Бала үстергән гаилә бу акчага яши алмый. Дөрес, шушы суммага алар мәктәптә ашап кайта. Әмма өйгә кайткач, ач булалар. Әлбәттә, балага үзең пешергән ризык ашату кирәк. Сабый организмы шоколадын да сорый, салатын да. Әчесе дә, төчесе дә кирәк,  – ди Казанның бер клиникасында эшләүче гомум практика табибы Гөлнара Заһидуллина. – Олы кешегә, көненә бер булса да, итле ризык ашау мөһим. Арзанлы ризык ашау да үзен сиздерә. Бер танышым бик очсызлы май ала икән. Күп еллар шуны кулланган. Ясалма майдан эчәкләренә зыян килде. Киемне тегеп тә кияргә була, ә менә ашаудан акчаны кызганмагыз! Сәламәт организм үзе сорый ул.

 

Көндәлек меню

Иртәнге аш    
дөге 450 грамм 21 сум
сөт 1 литр 28 сум
ипи 1 30 сум
ак май 100 грамм 36 сум
Төшке аш    
тавык түше 500 грамм 140 сум (килосы 280 сум)
сыек май 100 грамм 8 сум 50 тиен
суган 1 данә 3 сум
токмач 300 грамм 10 сум 50 тиен (килосы  35 сум)
Кичке аш    
Шулпа өчен тавык 500 грамм 29 сум
кәбестә 500 грамм 14 сум
кишер 1данә 5 сум
бәрәңге 3 данә 6 сум
алма 2 данә 10 сум
йомырка 2 данә 14 сум
он

шикәр комы

100 грамм

200 грамм

3 сум

6 сум

кыяр 2 данә 16 сум
помидор 1 данә 10 сум

Барлыгы                                                                                                           391 сум

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү